Тикшерү комитеты: “Әгерҗедә ир-ат башта сөяркәсен яндырган, аннан соң үзе янып һәлак булган”

Әгерҗедәге бер йортта килеп чыккан янгында ир белән хатын-кыз һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылган. Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта хәбәр иткән.

Моңа кадәр бүген иртәнге алтынчы яртылар тирәсендә Вокзал урамындагы йортта янгын чыгуы, коткаручыларның анда ике мәетне табуы, янгынның 1 кв.м мәйданга таралуы турында хәбәр ителгән иде.
Прокуратурадан хәбәр ителгәнчә, һәлак булган 45 яшьлек ир-атның һәм 46 яшьлек хатын-кызның киемнәренә ут капкан. Прокуратура килеп туган хәлне тикшерүгә контрольлек итәчәк.

Тикшерүчеләр күздә тотканча, ир белән хатын-кыз арасында икесенең дә исереклеге аркасында низаг килеп чыккан. Ачудан, ир сөяркәсенең өстенә бензин сипкән дә ут төрткән. Хатын-кыз шундук һәлак булган. Ир-атның да киеменә ут капкан. Анысы урамга йөгереп чыгарга өлгергән һәм шунда җан биргән.
Тикшерүчеләр әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгаткан. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыкланачак.


Фикер өстәү