Казан кунакханәсе саунасында янгын чыккан: 12 яшьлек баланы көчкә коткарып калганнар

Янгын чыгуның сәбәбе электр җиһазыннан дөрес файдаланмау булырга тиеш.

Казанның Малые Клыки бистәсендәге биш катлы “Регина” кунакханәсенең саунасында янгын чыккан. Бу хәл бүген таң атканда булган. Кунакханә берьюлы 100 кешене кабул итә ала.

Коткаручылар бик тиз килеп җиткән. Беренче катта эшләми торган саунаның агач тышлыгына ут кабуы билгеләнгән. Кунакханәдән барлык кеше (90 кеше) мөстәкыйль чыккан.

Ут дүрт квадрат метр мәйданны ялмап алган. Янгын сүндерүчеләр битлек ярдәмендә 12 яшьлек баланы алып чыккан.

Бәхеткә, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. Ут чыгуның сәбәбе электр җиһазыннан дөрес файдаланмау булырга тиеш.


Фикер өстәү