Питрәчтә зур янгын аркасында йорттан 10 кешене эвакуацияләгәннәр

Бүген иртән Питрәчтә Вишневская урамында өч катлы йортта янгын чыккан, дип хзбәр итә  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеле булганча, өченче каттагы ике бүлмәле фатирның зур бүлмәсе һәм балкон янган. Йорт түбәсенең күпмедер өлешенә зыян килгән.

Янгын сүндерүчеләр йорттан 10 кешене куркынычсыз урынга чыгарган.

Йортта 24 фатир булуы билгеле. Анда яшәүчеләр, аларның туганнары һәм дуслары барлык эшләрен калдырып, эштән кайталар һәм янгын урынына киләләр. Куркудан алар үз йортларыннан кыйммәтле әйберләр һәм документларын алып чыкканнар.

8.23 минутта урынга Цареводан дүрт янгын сүндерүче машина килә.

Янгын нәтиҗәсендә 15 квадрат метр мәйдандагы балкон һәм бер фатирның бер бүлмәсе, 100 квадрат метр мәйдандагы түбә янып беткән.

Торак иминиятләштерелмәгән, янгын хәбәрчесе белән җиһазландырылмаган булган.

Янгынның беренчел сәбәбе, матди зыян билгеләнә. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

 

 


Фикер өстәү