Казан янында биш машина бәрелешкән: өч кеше һәлак булган

Казан янында биш машина бәрелешкән. “Татар-информ” Республика Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып язганча, тагын бер йөртүче хастаханәдә вафат булган.

Бүген “Шәле – Саескан Тавы” юлының 34 нче чакрымында биш машина бәрелешкән. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, “Kia”, каршы як юлга “очып”, “Hyundai”га килеп бәрелгән. Аларга тагын өч машина килеп кергән.
“Kia” йөртүчесе һәм пассажиры шундук һәлак булган. “Hyundai” рулендәге 60 яшьлек ир-атның гомере хастаханәдә өзелгән.


Фикер өстәү