14 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Башкорт теле көне

Бу көн дүрт ел элек башкорт телен саклау, яклау һәм үстерү максаты белән билгеләнә. Датасы күренекле башкорт шагыйре, мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмулла исеме белән бәйле.

Әйтеп үтергә кирәк, Россиядә 160 милләт яши, аларның күбесе аз санлы һәм чикләнгән территориядә яши. Россия Федерациясендә 24 телдә укыту үткәрелә, 81 тел фән буларак өйрәнелә. Шул ук вакытта Россия халыклары телләренең Кызыл китабына 60тан артык тел кертелгән.

Милли байлык һәм тарихи-мәдәни мирас булган Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү өчен шартлар тудыру максатыннан, 2018 елның октябрендә РФ Президенты Указы белән Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды булдырыла. Фонд Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан 2019 елның 21 февралендә — Халыкара туган тел көнендә теркәлә.

Халыкара маймыл көне

Бу рәсми булмаган бәйрәм мәзәк буларак барлыкка килә. 2000 елда Мичиган штаты университеты студенты Кейси Сорроу дустының календаренда 14 декабрьне «Маймыл көне» дип билгеләп куя. Уйнап башланган эш уйламаганда-көтмәгәндә студентлар бәйрәменә әверелә. Бу көн Кейси Сорроу рәссам булып җитешеп, Маймыл көнен атналык комик сериалларга керткәннән соң популярлык казана. Бәйрәм башта тиз генә АКШтатарала, аннан башка илләргә күчә. Бу көнне ел саен маймылларга багышланган төрле чаралар – карнаваллар, аукционнар үткәрелә. Алар хайваннарның бу төренә игътибарны җәлеп итү өчен оештырыла.

ГУМ тарихы башлана

1893 елның 14 декабрендә Мәскәү генерал-губернаторы, бөек кенәз Сергей АлександровичРоманов һәм Елизавета Федоровна катнашында Мәскәү үзәгендә зур сәүдә комплексы югары сәүдә рәтләрен ачу тантанасы була. Тирән подваллы өч буй пассаждан торган өч катлы гигант корылмада меңнән артык кибет урнаша.

1952-1953 елларда бинаны реставрациялиләр һәм дәүләт универсаль кибете итәләр. ГУМЕвропадагы иң эре сәүдә комплексларының берсе һәм федераль әһәмияттәге архитектура һәйкәле булып тора.

СССР гимны

1917 елгы Февраль революциясенең беренче айларында гимн сыйфатында «РусскаяМарсельеза» җыры кулланыла. Бу Петр Лавровныңфранцуз көенә иҗат ителгән җыры була.  1918 елда аны «Интернационал» алыштыра. 1943 елда СССРның яңа гимнына бәйге оештырыла. Анда 170 композитор һәм 19 шагыйрь катнаша. 1943 елның 14 декабрендә Александр АлександровныңСергей Михалков һәм Эль Регистан  сүзләренә язылган җыры гимн буларак раслана. Дәүләт гимны беренче тапкыр  радиодан 1944 елның гыйнварында яңгырый.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү