Россия Президенты Владимир Путинның «туры элемтә»се башланды

Россия Президенты Владимир Путинның «туры элемтә»се башланып китте. Быел ул зур матбугат конференциясе белән берләштерелде. Президент чара барышында елга йомгак ясаячак һәм сорауларга җавап бирәчәк. Әлеге чарага Россия һәм чит ил журналистлары чакырылган.

Россия Президенты Владимир Путинның «туры элемтә»се Беренче канал, Россия-1, Россия-24, НТВ, ОТР, Мир каналларыннан карарга, шулай ук Маяк, Вести FM һәм Россия радиосыннан тыңларга була.


Фикер өстәү