Казанда яңа өч машина кую урыны пәйда булган: аларда түләү арзанрак

Татарстан башкаласында түләүле 3 яңа муниципаль парковка пәйда булган. Шәһәр башкарма комитетының бу җәһәттән карары Казан муниципаль берәмлеге документлары һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыккан. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Шулай итеп, Кочетов тыкрыгында (Щапов урамы чатыннан Некрасов урамы чатына кадәр), Подлужная (җөп як, Толстой урамы чатыннан 60 нчы йортка кадәр) һәм Батурин урамында (җөп як, Кремль Яр буендагы 5 нче йортка каршы) машина кую урыннары булдырылган.

Кочетов тыкрыгындагы парковка – 120 машинага, Батурин урамындагы – 13, Подлужная урамындагы парковка – 36 урынга исәпләнгән. Әлеге 3 яңа машина кую урынында 1 сәгать файдаланган өчен түләү, гадәттәгечә 70 сум түгел, бәлки әлегә 50 сум гына тәшкил итә.
Моннан тыш, Щапов урамындагы парковка киңәйтелеп (җөп ягы хисабына), 28 урыннан 36га җиткән.
Шулай ук Некрасов урамында машина кую урыннары саны 26дан – 136га, Фатих Кәрим урамында 49дан – 60ка кадәр арткан. Ә менә Әхтәмов урамында, киресенчә, урыннар саны кимеп, 39дан 20гә калган.

Нәтиҗәдә Казанның түләүле муниципаль парковкаларында урыннар саны 8 986дан 9265кә җитәчәк.


Фикер өстәү