Владимир Путин: «Россия кебек ил суверенитетсыз яши алмый»

Россия кебек ил суверенитетсыз яши алмый. Россия Президенты Владимир Путин «туры элемтә» барышында шулай дип белдерде.

Дәүләт җитәкчесеннән ил эчендә һәм тышкы сәясәттәге төп бурычлары хакында сораштылар.
Президент сүзләренчә, төп бурыч – суверенитетны тәэмин итү.

– Бу хакта күп тапкырлар сөйләдем, кабатлаудан гөнаһ булмас. Россия кебек ил суверенитетсыз яши алмый, иң мөһиме — аны ныгыту. Әмма бу бик киң төшенчә, – диде Владимир Путин. – Бу тышкы һәм иҗтимагый суверенитет, безнең сәяси системаның, технологик, икътисадый суверенитетның үсеше. Бу һәр илнең киләчәге нигезе.


Фикер өстәү