Владимир Путин: «Махсус хәрби операциянең максат-бурычлары үзгәрешсез кала»

Максатларыбызга ирешкәч, тынычлык урнашачак. Россия Президенты Владимир Путин «туры элемтә» барышында шулай дип белдерде. Дәүләт башлыгыннан махсус хәрби операция турында сораштылар.

– Без үз максатларыбызга ирешкәч, тынычлык урнашачак. Алар үзгәрми, – диде ил башлыгы. – Украинаны денацификацияләү һәм демилитаризацияләү бурычыактуаль булып кала. Россия Кораллы Көчләре хәрби операция башланганнан бирле 747 танк һәм 2,3 мең бронемашинаны юк итте.

Владимир Путин әйтүенә караганда, 2023 елда контракт буенча Россия армиясенә 486 мең кеше җыелган.

– Көн саен 1,5 мең ир-ат Россия Кораллы көчләренә хезмәт итәргә дип килешү төзи. Кулларына корал тотып Ватанны сакларга теләүчеләр агымы тукталмый, – диде Путин.


Фикер өстәү