Владимир Путин 24 февральдә мөрәҗәгать белән чыкмаячак

Нәкъ бер ел элек Путин Украинада махсус операция башлануы турында белдергән иде. Анда ул Россия һәм Донбассны яклау кирәклеге турында сөйләде һәм Украина территорияләрен оккупацияләмәскә вәгъдә бирде.

Бүген, Украинада махсус операция башланган көнне, Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгать белән чыгыш ясарга җыенмый. «РИА Новости» агентлыгының моңа бәйле соравына дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип җавап биргән.

Бер ел элек Путин 24 февраль иртәсендә ярты сәгатьлек мөрәҗәгатьтә Донбасста кешеләрне яклау, «Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү » максатында махсус хәрби операция үткәрү турында игълан иткән иде.


Владимир Путин 24 февральдә мөрәҗәгать белән чыкмаячак” язмасына фикерләр

  1. прзидентыбызга ярдәм итәр өчен махсус фонд эшләргә кирәк бернигә дә акчасы житми.

Фикер өстәү