Авылда тюбингны машинага тагып шуган егетнең гомере өзелгән

Машинага тагылган тюбингка утырып олы юлга чыккан егетнең мавыгуы фаҗига белән тәмамланган.  Ул каршы яктан килгән машина астына эләгеп һәлак булган. Бу хакта Башкортстанның ЮХИДИ башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр итә.

Фаҗига Бөре районының Суслово авылында була. «ВАЗ-2111» йөртүчесе дусты белән тюбингны автомобильгә бәйләп шуарга ният кылганнар. Тик «Lada Granta» автомобиле каршы як полосага чыга һәм тюбингтагы 21 яшьлек егетне бәрдерә. Ул алган тән җәрәхәтләреннән һәлак була.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.


Фикер өстәү