Украинада махсус операция барышында Россиядән 1351 хәрби һәлак булган

Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү өчен махсус операция вакытында бер ай эчендә Россиядән 1351 хәрби һәлак булган, 3,8 меңнән артыгы яраланган.

Россия Саклану министрлыгында узган брифингта шундый саннар китерделәр, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Кызганыч, махсус хәрби операция барышында безнең сугышчан иптәшләр арасында югалтулар бар. Бүгенгә 1351 хәрби хезмәткәр һәлак булды, 3825 хәрби яраланды», — дип белдерделәр хәрби ведомствода.

Шул ук вакытта, Украина кораллы көчләре һәм милли гвардиянең кайтарып булмаслык югалтулары 14 меңнән артык кеше тәшкил иткән, алар барлыгы 30 меңгә якын солдат һәм офицерын (составның 11,5 проценты) югалткан.

Россия Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгының беренче урынбасары Сергей Рудской әйтүенчә, Украинаның оешкан резервлары калмаган, алар югалтуларны мобилизация һәм тероборона хисабына тулыландыра.

Рудской сүзләренчә, Украина хәрби техникасының шактый өлеше юк ителгән, коры җир гаскәрләренең барлык 24 берләшмәсе дә «сизелерлек югалтуларга» дучар булган.


Фикер өстәү