Владимир Путинның бүген булачак «туры элемтә»гә ничек әзерләнүе турында сөйләделәр

Бүген Россия Президенты Владимир Путинның «туры элемтә»се узачак. Ил башлыгы чара барышында елга йомгак ясаячак. Быел тарихта беренче мәртәбә «туры элемтә»не матбугат конференциясе белән берләштереләчәк.

Владимир Путин әлеге чарага әзерлек кысаларында берничә киңәшмә үткәргән. Бу хакта Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

– Путин берничә көн Президент администрациясе җитәкчелеге белән матбугат конференциясенә, «туры элемтә»гә әзерлек кысасында шактый җентекле киңәшмә үткәрде, –диде ул.
Дмитрий Песков сүзләренчә, дәүләт башлыгы ил халкы җибәргән сораулар белән кызыксынган.

Владимир Путинга сорауны берничә ысул белән бирергә мөмкин:
– 8 (800) 200-40-40 телефоны буенча;
– махсус сайтта;
– 04040 номерына смс юллап;
– «ВКонтакте»һәм «Одноклассники»да.

Владимир Путин белән «туры элемтә» 12.00 сәгатьтә башлана.


Фикер өстәү