Владимир Путинның еллык матбугат конференциясе 17 декабрьдә булачак

Россия Президенты Владимир Путинның еллык матбугат конференциясе 17 декабрьдә булачак. Быел ул видеоконференция форматында узачак, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС.

«29 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә Россия Президентының матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе Россия Президенты Владимир Путинның еллык матбугат конференциясенә журналистларны аккредитацияли башлаячак. Матбугат конференциясе 2020 елның 17 декабрендә узачак», — диелә хәбәрдә.

Катлаулы эпидемиологик вазгыять аркасында быел чараның форматы үзгәртелде, диелә хәбәрдә. Президент Яңа Огареводагы резиденциясеннән элемтәгә чыгар дип көтелә. «Федераль һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре гадәттәгечә Халыкара сәүдә үзәге залында эшләячәк», — диделәр Кремльдә.  Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/politics/27-11-2020/vladimir-putinny-ellyk-matbugat-konferentsiyase-17-dekabrd-bulachak-5788639


Фикер өстәү