Быел Владимир Путин туры элемтәне зур матбугат конференциясе белән бергә үткәрәчәк: көне билгеле инде

Быел Россия Президентының туры элемтәсе һәм зур матбугат конференциясе берләштереләчәк. Көне билгеләнгән инде, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

“Көнен билгеләдек. Вакыты җиткәч, хәбәр итәчәкбез, – дигән Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков. – Ике чара бергә үткәреләчәк”.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты белән туры элемтә һәр ел саен уздырылып килә. Әмма узган елда чара булмыйча калды. Аның барышында Владимир Путин кешеләрнең сорауларына җаваплар бирә, зарларын, үтенечләрен тыңлый, җаваплы затларга шундук бурычлар йөкли.
Зур матбугат конференциясе исә – 2001 елдан бирле үткәрелеп килә торган еллык чара. Аның барышында дәүләт башлыгы төп икътисадый һәм социаль күрсәткечләр турында сөйли, шуннан соң журналистларның сорауларына җавап бирә. Узган елда бу чара да уздырылмады.


Фикер өстәү