Кремль: «Путинның май аенда ант бирү тантанасының билгеле бер нечкәлекләре булачак»

Россия Президенты Владимир Путинның инаугурация тантанасы беркетмә буенча, әмма билгеле бер нечкәлекләр белән үткәреләчәк. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларның: “Тантанада яңалыклар булачакмы?” – дигән соравына шулай дип җавап биргән. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

Песков билгеләп үткәнчә, Президентның ант бирү тантанасына әзерләнү эшләре башланган инде. Тулаем алганда, тантана гадәттәгечә узачак. Ләкин билгеле бер нечкәлекләре дә булачак. Вакыты җиткәч, сезгә бу хакта хәбәр итәчәкбез”, – дигән Кремль вәкиле.

Исегезгә төшерәбез: яңа дәүләт башлыгының ант бирү тантанасы 7 майда үткәреләчәк.

Президент сайлавы йомгаклары буенча гамәлдәге президент Владимир Путин, сайлаучыларның 87,28% тавышын җыеп, беренче урынга чыкты. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, тавыш бирүгә рекордлы сандагы кеше: сайлаучыларның 77,4 проценты килде.


Фикер өстәү