Сайлауның рәсми йомгагы: Владимир Путин сайлаучыларның 87,28 проценты тавышын җыйган

Сайлауга рәсми йомгак ясалган. Аның буенча, бүгенге дәүләт башлыгы Владимир Путин, бишенче тапкыр җиңеп, сайлаучыларның 87,28 проценты (76 277 708 кеше) тавышын җыйган. Россия Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Памфилова әйтүенчә, сайлаучыларның 77,49 проценты ( 113 миллион кешедән – 87 576 075) Президент сайлавына барган. Бүгенге Россия тарихында моңарчы күрелмәгән саннар бу.

Барлык бюллетеньнәрне исәпләү йомгаклары буенча КПРФтан кандидат Николай Харитонов икенче урынга чыккан (сайлаучыларның 4,31 проценты тавышын җыйган). “Новые люди” партиясеннән Владислав Даванков ((3,85%) – өченче, ЛДПР җитәкчесе Леонид Слуцкий – дүртенче (3,20%) урында.

Шул ук вакытта чит илләрдә 388 791 кеше тавыш биргән. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Россиядән читтә тавыш биргән ватандашларыбызның 72,54ы Владимир Путинны хуплаган. Владислав Даванков исә икенче урынга чыккан (16,44%).


Фикер өстәү