Владимир Путин сайлау йомгаклары буенча халыкка мөрәҗәгать итте

Россия Президенты Владимир Путин
сайлау йомгаклары буенча халыкка мөрәҗәгать итте

“Бүген Россия Президентын сайлау буенча тавыш бирүгә рәсми йомгак ясалды, – диелгән мөрәҗәгатьтә. – Илебез өчен, җәмгыятебез, халкыбыз өчен чиктән тыш мөһим булган сайлау кампаниясе төгәлләнде.

Һәрбер кандидатның теге яки бу проблемаларны хәл кылуга карата үз тәкъдиме бар иде. Сайлаучыларның күңеленә хуш килгән барлык тәкъдимнәрне, һичшиксез, илне үстерү мәнфәгатендә гомуми эшебездә кулланачакбыз.

Узган сайлау кампаниясе киеренке һәм чиктән тыш җаваплы булды. Асылда без Россиянең алга таба барачак юлын, үзебезнең һәм балаларыбызның киләчәген сайладык. Сайлауга килүчеләрнең күпчелеге бу вакыйганың әһәмиятен аңлады.

Кемне хуплавыгызга карамастан, тавыш бирүдә катнашучыларның һәркайсына рәхмәт белдерәм. Иң мөһиме – сез гражданлык бурычыгызга ихтирам белән каравыгызны, сайлау һәм тавыш бирү иреген бәяләвегезне расладыгыз. Кабатлап әйтәм: сезнең һәр тавышыгыз гаять зур әһәмияткә ия булды.

Кадерле дуслар! Хуплавыгыз өчен рәхмәт! Минем өчен бу – җиңүгә караганда да мөһимрәк. Бу – илебезнең сәяси һәм икътисадый юнәлешен, гомуми нәтиҗәләребезне хуплау, дигән сүз. Нәтиҗәләр, әлбәттә, күбрәк булырга тиеш, әмма алар инде бүген үк Россияне тагын да көчлерәк һәм бәйсезрәккә әйләндерә.

Барлык дәрәҗәләрдәге сайлау комиссияләре эше турында да берничә сүз белән әйтеп үтәсем килә. Сез, һәрвакыттагыча, бик төгәл, бик белеп, хәбәрдарлык һәм закон нигезендә эш иттегез. Ә инде тарихи территорияләребездә сайлау комиссияләре әгъзалары, батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, сайлаучылар өчен үрнәккә әйләнде.

Кадерле дуслар! Ышанычыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм. Аны аклау өчен үземнән мөмкин булганның барысын да эшләячәкмен. Шуның кадәр югары дәрәҗәдәге ышанычның Россия өчен дә, халкыбызның иминлеге, тормышы өчен дә җаваплылыкны арттыруны, шәхсән үземнән, командабыздан, тагын да зуррак көч куеп, нәтиҗәлерәк эшләүне таләп итүен аңлыйм.

Күптән түгел генә Юлламада җентекләп сөйләп үтелгән илкүләм проектларны һәм программаларны тормышка ашыру өчен барысын да эшләячәкбез.
Сайлау бүген Россиянең зур дус бер гаилә булып торуын, үзебез сайлап алган тарихи юлдан бергәләп баруыбызны, үзебезгә, үз көчебезгә һәм үз киләчәгебезгә ышануыбызны күрсәтте.

Рәхмәт сезгә!”


Фикер өстәү