Татарстанда кайчан яңгыр явачагын әйткәннәр

Татарстан хәзер – антициклон үзәгендә. Бүген төнлә салкын булды, кайбер районнарда һава температурасы -14 градуска кадәр төште. Әмма бүгеннән җылыта башлаячак. КФУның метеорология һәм табигатьтән файдалану кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев “Челнинские известия” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Хәзерге вакытта һава агымнары төньяктан көньякка таба алышынды. Безгә җылы һава үтеп керә башлады. Көндез ул кояш белән тагы да җылына”, – дип сөйләп үткән метеоролог.

Аның әйтүенчә, антициклон озак дәвам итмәячәк. Инде якшәмбедә үк явым-төшем көтелә. Якын араларда +5 градуска кадәр җылытачак. Һава температурасы көннән-көн артачак. Башлангыч фаразларга караганда, киләсе атна башында +8 градус булачак.

Хәзер әле кар бик акрын эри. Соңгы ике көн эчендә нибары 1 сантиметр калынлыкта кар эреп юкка чыккан. Яңгырлар кар эрүне тизләтәчәк. Инде әйткәнебезчә, синоптиклар якшәмбедә яңгыр вәгъдә итә.


Фикер өстәү