Татарстанда төзүчеләр вагонында янгын чыккан: 40 яшьлек ир-атның бите һәм куллары пешкән

Янгын бүген төнлә Шлюзовая урамында булган.

Бүген төнлә ашыгыч хезмәтләр бердәм номерына Чаллы шәһәренең Шлюзовая урамында янгын чыгуы турында хәбәр кергән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә караганда, төзүчеләр “бытовка”сында янгын чыккан .Янгында 40 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аны, бите һәм куллары пешкән хәлдә, Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.
Янгын 15 кв.м. мәйданга таралган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗиганең сәбәбе – электр приборларыннан саксыз файдалану.


Фикер өстәү