Айрат Фәррахов: Владимир Путин сорауларга төпле җавап бирәчәк

23 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путинның матбугат конференциясе узачак. Чарага 500ләп журналист чакырылган. Путинның дәүләт башлыгы вазыйфасында матбугат вәкилләре белән 17 нче очрашуы.

Россия Дәүләт Думасы Депутаты Айрат Фәррахов әйтүенчә, матбугат очрашуында җәмгыятьтәге иң кискен сорауларга игътибар биреләчәк.

— Президентның бу журналистлар белән беренче генә дә, унынчы гына да очрашуы түгел. Әлеге чара мөмкин дәрәҗәдә ачык итеп оештырыла. Президент пулы, агентлыклар үз сорауларын әзерләгәннәрдер. Минемчә, депутатларга бирелә торган сорауларны, һичшиксез, Президентка да җиткерәчәкләр. Иң элек, бу — фәкыйрьлек мәсьәләсе. Әлеге проблеманы хәл итәргә кирәк. Алга таба авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә нинди ярдәм булыр? Хәзер бу аеруча мөһим бит. Икътисад авыр чор кичерә, күпләр эшсез калды, бизнесын югалтты. Традицион рәвештә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә басым ясалыр дип саныйм. Инфляция, тариф үсеше, дисеңме. Кайчагында керем дәрәҗәсе тариф үсешен куып та җитә алмый, — дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә. — Моннан тыш пенсионерларга бәйле сораулар да булыр, мөгаен. Владимир Путин һәрвакытта да пенсияләрне индексацияләү буенча бер адым алгарак киткән чаралар кирәклеген әйтә килде. Яшьләр, аларның мәшгульлеге, «социаль лифт» төшенчәсе турында да сүз булмый калмас. Авылда яшәүче халык турында сорауларга игътибар бирелер. Авылларда яшәүче кешеләр саны кими бара. Бу Татарстан өчен дә актуаль мәсьәлә.

Депутат сүзләренчә, һичшиксез, сәламәтлек саклау тармагына бәйле сораулар да яңгыраячак. Бу хәзерге вазгыятьтә аеруча кабыргасы белән торган мәсьәләләрдән санала.

— Дарулар белән тәэмин итү, коронавирус белән көрәш турында сорамыйча булмас. Иң төп фикер алышу ил башлыгының мәҗбүри вакцинациягә һәм чикләүләргә карата булыр, мөгаен, — диде Айрат Фәррахов.

Журналистлар геосәяси вакыйгаларга да басым ясар, дип саный депутат.

— Владимир Путин, һичшиксез, менә шушы сораулар комплексына төпле җавап бирәчәк дип уйлыйм, — дип шәрехләде депутат.


Фикер өстәү