Рөстәм Миңнеханов туганнарын янгыннан коткарган яшүсмергә рәхмәт белдерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграм социаль челтәрендә туганнарын янгыннан коткарган яшүсмергә рәхмәт белдерде.

Республика Президенты социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә видео урнаштырган. Анда 14 яшьлек Иван үзләре яшәгән йортта янгын чыгуы һәм аңа үзеннән кечерәк өч туганын үлемнән коткару өчен тәрәзәне ватарга туры килүе хакында сөйли.

Рөстәм Миңнеханов малайның чын герой булуын билгеләп үтте.

Бүген иртән республиканың Алексеевск районы Зур Алан авылында шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр иткән идек.


Фикер өстәү