Россия хастаханәләрендә дөньядагы иң кыйммәтле дару пәйда булган

Арка мускуллары зәгыйфьләнүне дәвалау өчен билгеләнгән “Золгенсма” препараты бәясе 2 миллион доллардан артыграк тора.

Россиядә дөньядагы иң кыйммәтле дару – арка мускуллары зәгыйфьләнүне (спинально-мышечная атрофия) дәвалау өчен билгеләнгән “Золгенсма”әйләнешкә кергән. Бу хакта “Федеральное агентство новостей” яза. Аның бер дозасы бәясе 2 миллион доллардан артыграк тора.

Тәүге дарулар, маркировка сугылып, әйләнешкә кертелгән. Препаратның өч данәсе Мәскәүнең Морозов балалар хастаханәсендә һәм Илкүләм балалар сәламәтлеге медицина-тикшеренү үзәгендә кулланылган да инде.

Даруны Швейцариянең “Novartis» компаниясе җитештерә. Арка мускуллары зәгыйфьләнүне дәвалау өчен дөньяда мәгълүм булган өч даруның берсе бу. Баланы аякка бастыру өчен бер укол да җитә. Препаратны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы узган ел ахырында теркәгән.
Арка мускуллары зәгыйфьләнү – нәселдән килә торган чир. Яңа туган 7 мең баланың берсендә була. Авыру үлемгә китерә.


Фикер өстәү