45 ел Кыш Бабай булган Нургали Вилданов: “Кешеләрне сөендерә алу — бәхет ул”

Мамадыш районының Дусай авылында гомер итүче Нургали Вилданов 45 ел буена Кыш бабай булып кешенең күңелен ача. Быел да биш җирдә Кыш бабай булган. 

– Беренче тапкыр 1978 елда Кыш бабай булган идем. Шуннан бирле бу эшемне ташлаганым юк. Кешеләрне сөендерә алу – бәхет бит инде ул. Хәзер бит авылларда Кыш бабай да табып булмый. Әнә, быел үзебезнең районда 3 җирдә, Кукмараның ике авылына барып Яңа ел белән котладым, – ди Нургали абый.
Ул 2015 елда Кыш Бабай яши торган резиденциядә, Вологда өлкәсенең Великий Устюг шәһәрендә булып кайткан Мәгълүм булганча, ул урнашкан.
Кыш бабай булып йөргәндә кызык хәләр була икән. Аның бит Кар Кызы ел саен диярлек алышынып тора. Бервакыт Кар кызы каушап китеп, Нургали абыйга икесе өчен дә тырышып эшләргә туры килгән. Нургали абый Кыш бабай булып йөрү үземә ошый, ди.
– Миңа дип табыннан әзерлиләр, җыелышып тәмле чәйләр эчәбез. Бүләк тә биргәләп куялар. Мин бик риза. Аллаһы Тәгалә исәнлектән аермасын. Әле киләсе елларда да Кыш бабай булып башкаларын сөендерәсе килә, – ди ул.

 

 


Фикер өстәү