4 декабрь тарихта ниләр белән истә калды?

Кыш бабайга бүләккә заказлар бирү һәм хат язу көне

Бүгеннән башлап дөньяның күп илләрендә Кыш бабайга хатлар җибәрү буенча хезмәт күрсәтелә башлый. Моның өчен махсус почта учреждениеләре ачыла. Кыш бабайга Россиядән һәм БДБ илләреннән ел саен 400 меңнән артык хат, берничә йөз электрон хәбәр килә. Аларның саны елдан-ел арта бара.

Кыш бабайга хатны түбәндәге адрес белән җибәрергә мөмкин: 162390, Россия, Вологда өлкәсе, Великий Устюг шәһәре, Кыш Бабай почтасына. Яки сайтта электрон хәбәр язарга була.

Беренче җиңел машина

74 ел элек (1946) беренче җиңел машина – “Москвич-400” җитештерелә башлый. Ул Мәскәүдә, аз литражлы автомобильләр заводында җыела. Аның прототибы – 1938 елда җитештерелгән Opel Kadett K38.


Фикер өстәү