Табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина: «Цистит белән гүзәл затлар гына авырмый»

Цистит – иң киң таралган сидек юлы авыруларының берсе. Ул сидек куыгы лайлалы тышчасының ялкынсынуыннан гыйбарәт. Көннәр суытып, кышкы чорга аяк баскач, аеруча еш очрый ул. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бүген цистит бала табу яшендәге гүзәл затларның – 10–15 процентында, менопауза чорына кергән хатын-кызларның 20 процентында очрый.

Табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина әлеге авыру турындагы иң киң таралган уйдырмаларга ачыклык кертте.

1 нче уйдырма. Туңсаң, цистит белән авыру котылгысыз. Бу сүзләрдә өлешчә хаклык бар. Ник дигәндә, туңгач, кешенең иммунитеты начарлана. Шул рәвешле организм чирләргә тизрәк бирешә. Әмма цистит, нигездә, инфекция аркасында пәйда була. Хатын-кызның оча сөяге өлеше үзенчәлекле. Шуңа бәйле рәвештә, сидек куыгына илткән юл да кыскарак. Бу исә бактерияләргә җенес органнарына туры юл ача.

2 нче уйдырма. Цистит белән гүзәл затлар гына авырый. Нигездә хатын-кыз чире булып саналса да, әлеге чир ир-атларны да аямый. Ул күбрәк иммунитеты какшаган, простатиттан интеккән ир-атлар арасында очрый.

3 нче уйдырма. Циститтан антибиотик кына коткара. Чынлыкта әлеге чирне ничек дәвалыйсын фәкать табиб кына хәл итәргә тиеш. Ул бу очракта иң элек циститның ни сәбәпле пәйда булуын исәпкә алачак. Циститны ялкынсынуга каршы, табигый яки бактериаль чаралар ярдәмендә дә дәвалыйлар. Циститның иң хәтәр чагында гадәттә – антибиотик, хроник булганда составында үләннәр күп булган дарулар эчәләр.

4 нче уйдырма. Циститны халык медицинасы чаралары ярдәмендә дә җиңеп була. Дөрестән дә, цистит белән авырганда андый алымнар да кулланыла. Үләннәрдән ясалган төнәтмә, ванналар аеруча популяр. Әмма алар дәвалау курсына өстәмә рәвешендә генә кулланылырга тиеш. Циститны халык медицинасы ярдәмендә җиңеп булмый. Шул ук җылыткыч чаралар да авыруны вакытлыча гына басып тора. Цистит вакытында халык медицинасы белән артык мавыксаң, вируслар корсак куышлыгына кадәр үк таралып, бөер ялкынсынуга (пиелонефрит) ук китерергә мөмкин.

5 нче уйдырма. Кайбер ризыклар цистит китереп чыгара ала. Бу фикер фәнни яктан дәлилләнмгән. Дөрес, кофеин, исерткеч эчемлекләр, ачы ризыклар цистит белән авырган кешенең хәлен авырайта. Әмма алар мөстәкыйль рәвештә чир китереп чыгара алмый.

6 нче уйдырма. Җенси тормыш белән цистит арасында бернинди бәйләнеш юк. Бу – ялгыш фикер. Әлеге чир җенси юл белән дә күчә ала.

  Циститны кисәтү өчен

– Калын киенегез, туңудан сакланыгыз.

– Көненә, ким дигәндә, ике литр чиста су эчегез.

– Стресстан сакланыгыз. Йокы режимын бозмагыз.

– Көн дәвамында утырып эшләүчеләргә 5–10 минут ял итеп алуны да гадәткә кертергә кирәк.

– Дөрес туклану хәерле. Ачы, тозлы, маринадланган, кыздырылган ризыкларны чикләргә киңәш ителә.

– Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәп, эчке киемне көн дә алыштырыгыз.

– Циститтан саклану өчен, кече йомышны сузып йөрмәү, җенси мөнәсәбәтләр вакытында саклану чаралары куллану да мөһим.

Динә Гыйлаҗиева

Үзем сынадым

Петрушка орлыгы коткарды

Елга бер тапкыр булса да циститтан азапланам. Андый чакта хәлне җиңеләйтүче бер ысул таптым. Көненә 10–12 петрушка орлыгы ашап куйсаң, кычыту, кече йомыш белән чыкканда кисеп авырту кебек билгеләрнең эзе дә калмый.

Исемем редакция өчен генә


Фикер өстәү