Ортопед-травматолог Ринат Мулюков: «Аю табаны» булмасын өчен ташта  яланаяк йөрергә тырышыгыз»

Җир шарында яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы яссытабанлылыктан интегә. Шуларның күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары шул хакта сөйли. Ни гаҗәп, халык телендә аю табаны дип йөртелгән әлеге кимчелектән интегүчеләрнең нибары 3 процентында гына ул тумыштан килә икән. Калганнарында ул яши-яши пәйда булган. Яссытабанлылык ни сәбәпле барлыкка килә? Ул дәвалауга бирешәме?

Ортопед-травматолог Ринат Мулюков шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Яссытабанлылык нидән гыйбарәт?

– Яссытабанлылык – табанның формасы үзгәрү. Ул табанның ян-яклары аска таба төшеп торудан гыйбарәт. Яссытабанлылык аркылыга да, буйга да була ала. Аркылыга булганда, табанның аркылы өлеше тыгызлана. Аның алгы өлеше табан сөягенең очларына таяна. Сөякләр җилләткеч кебек җәелгән була. Шуңа күрә табанның озынлыгы да кыскара. Яссытабанлылык буйга булганда, табанның буйга таба урнашкан өлеше тыгызлана. Андый чакта табан астының бөтен өслеге диярлек идәнгә тия. Табанның озынлыгы исә, киресенчә, арта.

– Табандагы мондый хилафлык ни сәбәпле пәйда була?

– Кеше туганда ук яссы табанлы булып туарга мөмкин. Ул имгәнгән, җәрәхәтләнгәннән соң да пәйда була ала. Табан асты мускуллары параличланган очракта, сөяк авыруы (рахит) вакытында да еш кына яссытабанлылык күзәтелә. Бу табанның мускул-бәйләү аппараты үзенә төшкән авырлыкны күтәрә алмаганда килеп чыгарга мөмкин. Статик яссытабанлылык дип атала бу. Ул хәзер бигрәк тә еш (80 процент очракта) очрый. Ул, нигездә, балтыр, табан буыннарының зәгыйфь булуы аркасында барлыкка килә. Моңа артык авырлык, көн дәвамында аягөсте яки, киресенчә, утырып эшләү дә сәбәпче булырга мөмкин.

– Яссытабанлылыкны үзлегеңнән генә ачыклап буламы? Моның өчен нинди билгеләргә игътибар итәргә кирәк?

– Була. Моның өчен табан эзенә игътибар итәргә кирәк. Юеш аяк белән идәнгә яки берәр әйбер сибелгән ак кәгазьгә басканда да яхшы күренә ул. Әгәр табан тулысынча идәнгә басып торса, кешедә яссытабанлылык дигән сүз. Мондый хилафлык булмаганда, табан эзе өлешчә генә төшә.

– Яссытабанлылык дәвалауга бирешәме?

– Аны һичшиксез дәваларга киңәш ителә. Моның өчен иң беренче чиратта аяк киемгә индивидуаль рәвештә ясалган ортопедик олтырак алырга кирәк. Аякларга, бигрәк тә балтыр өлешенә массаж ясау да ярдәм итә. Яссытабанлылык вакытында махсус физик күнегүләрнең дә шифасы зур. Гәүдә авырлыгын да һәрчак контрольдә тоту зарур. Таш өстендә яланаяк йөрү дә табанны дәвалаганда нык ярдәм итә. Андый чакта аяк табаннары ярдәмендә теге яки бу әйберне, мәсәлән,  каләмне бер урыннан икенчесенә күчереп «уйнарга» да киңәш ителә. Буш вакытта аяк очларында, аякларны чиратлаштырып, бер эз буенча барып, гади генә күнегүләр дә ясарга мөмкин.

– Табан астындагы мондый хилафлык, иң беренче чиратта, кемнәргә яный?

– Көн дәвамында 7–8 сәгать буе аягөсте басып эшләгән кешеләр, шул ук чәч кисүче, сатучы, массаж ясаучылар арасында бу чир күбрәк. Яшь ягыннан ул беркемне дә аямый. Яссытабанлылык бүген олысында да, кечесендә дә очрый. Ул никадәр иртәрәк ачыкланса, дәвалауга да шулкадәр яхшырак бирешә. Әйтик, балага 4–5 яшь тулгач, яссытабанлылыкны курыкмыйча дәвалый башларга мөмкин. Яссытабанлылык уңайсыз, дөрес сайланмаган аяк кием аркасында пәйда булырга мөмкин. Биек үкчәле туфлидан йөрергә яраткан гүзәл затларга да яный ул куркыныч. Бөтен гәүдә авырлыгы табанның алгы өлешенә төшкәнлектән аркылы яссытабанлылык килеп чыгу куркынычы бермә-бер арта. Әлеге хилафлык нәселдән дә күчә ала.

– Яссытабанлы кешегә спорт белән шөгыльләнергә ярыймы?

– Беренче һәм икенче дәрәҗәдәге яссытабанлылык вакытында спорт белән шөгыльләнергә ярый. Иң мөһиме – күнегүләр дөрес сайланган, аякта – ортопедик олтыраклы уңайлы аяк киеме булырга тиеш. Болар бар да тәҗрибәле тренер белән киңәшләшеп эшләнергә тиеш.

– Ябык кешедә аю табаны булмый, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

– Юк, бу – уйдырма. Яссытабанлылык авырлыкка карап тормый. Ул ябык кешеләр арасында да, тулы гәүдәлеләрдә дә бер үк дәрәҗәдә очрый. Дөрес, соңгыларына бу куркыныч күбрәк яный. Ник дигәндә, әйткәнемчә, яссытабанлылык еш кына артык авырлык аркасында да пәйда була.

Яссытабанлылыкны кисәтү өчен киңәшләр

– Моның өчен, иң беренче чиратта, үз размерыңа туры килгән, уңайлы аяк-кименнән йөрергә кирәк. Хатын-кызларга үкчәсе 4–5 сантиметрдан да биегрәк булмаган туфли кияргә киңәш ителә.

– Дөрес итеп, туры атлап йөрү дә мөһим.

– Табан асты сау-сәламәт булсын өчен, җәен чирәм, ташта  яланаяк йөрергә тырышыгыз.

– Йөзү, аякларга массаж ясау да яссытабанлылыкны кисәтә.

– Күп итеп җәяү йөргән, озак вакыт аягүрә басып торганнан соң аякларны ял иттерергә дә онытмагыз.

– Яссытабанлылыкның беренче билгеләре күренүгә үк кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү