Җәйге аяк киеменең кайсы зарарсызрак?

Җәй аена кердек. Күптән әзерләп куелган, тик кияргә һаман җай чыкмаган җәйге җиңел аяк киемнәренә күчәргә дә вакыт җитте кебек. Кайсына өстенлек бирергә?

Шул хакта ортопедия эшләнмәләре белгече Эльмира Галәветдинова киңәшләре урынлы булыр.

Чәпелдәвек (шлепанцы яки вьетнамка). Табаны тип-тигез. Өстәвенә  арткы өлеше ачык, тотрыксыз. Атлаганда, чәпелдәп, үкчәгә бәрелә. Бәрелсә соң, ни зыян, дисезме? Әгәр чишенү бүлмәсе белән бассейн арасында гына кисәгез, зыяны юк. Ләкин берничә көн сәгатьләр буе урамда киеп йөрсәгез… Һаман кыйналып торганлыктан, үкчәнең тиресе калыная, яргалана, сөялләр чыга. Аяктан төшеп китмәсен өчен, бармакларны гел киеренке хәлдә тотарга туры килә. Бармак буыннары, сеңере ялкынсынырга мөмкин. Бармак арасындагы тире кырылып, сөял барлыкка килү дә рәхәт нәрсә түгел. Әле ул сытылса, шул урыннан инфекция үтеп керү куркынычы зур. Яланаякка ябышырга гына торган гөмбәчекләрне, бармакларның бәрелеп авыртуын-канавын да өстәсәк… Иң яманы шул: аяк биленең кабарынкы өлешендәге сөякләрне тотып торучы, атлаганда амортизация ясатучы сеңерләрнең сыгылмалылыгы бетә, сөякләр әкренләп аска төшә. Ягъни сезгә яссытабанлылык яный. Баш бармак кәкрәю дә, үкчә шпоры да озак көттермәс. Димәк, кай яктан гына карасак та, вьетнамка көн саен һәм озак киеп йөрү өчен яраксыз.

Биек үкчәле туфли. Андыйны кияргә яратучыларның аяк биле шулай ук туфли формасына яраклашып турая, бармаклар белән ике арада почмак хасил була. Йөргәндә яки басып торганда гәүдәнең бөтен авырлыгы бармакларга төшкәнлектән, табан җәелеп китә, баш бармак буыны читкә авыша, бармак үзе эчкә таба кәкрәя. Тора-бара бармаклар берсе өстенә берсе менә. Әгәр биек үкчәле матур туфлиегезне тантаналы очракларда, сирәк кенә кисәгез, мондый куркыныч янамый, әлбәттә.

Арты ачык туфли һәм сабо. Үзеннән-үзе аңлашыла: тотып торган әйбер булмагач, үкчә төрле якка җиңел генә хәрәкәтләнә ала. Атлаганда кечкенә генә түмгәккә яисә чокырга туры килсәң, аяк туфлидән шуып китәргә һәм сеңере тартылырга, чыгарга, хәтта сынарга да мөмкин.

Кроссовка. Хәзер бу аяк киеме шулкадәр популярлашты ки, мода белгечләре аны кичке күлмәк белән дә кияргә рөхсәт итә. Хатын-кыз өчен бәхет инде бу: аяк та арымый, модалы да күренәсең. Аның әле эчендәге олтырагы да, табаны да амортизация ясый. Кроссовка гына түгел, аякны тиешле формада саклый торган супинаторы булган, тубыкны «уйнап» йөрмәслек итеп тоткан теләсә нинди аяк киеменнән көн буе йөрсәң дә, берни булмый.

Кеда. Халыкта шулай ук бик популяр. Өске өлеше, гадәттә, тукымадан ясала, аякны тирләтми. Ләкин тигез табанлы булуы аркасында, аны яхшы аяк киемнәре рәтенә кертү мөмкин түгел.

Йомгаклап әйтсәк, көндәлек кияр өчен 1 – 3 см биеклектәге үкчәле, ябык артлы, һава йөртә торган материалдан тегелгән аяк киеме әйбәт. Шунысы да мөһим: аның үлчәме һәм башының формасы табанга туры килергә тиеш. Бу таләпкә күз йомсагыз, аяк киеме бармакларның, тырнакларның, табанның формасын бозарга мөмкин. Йөргәндә аяк табанына төшүче басым дөрес бүленмәгәнлектән, югарырак буыннарга һәм умыртка баганасына зыян килә. Вакыт-вакыт туфлинең биек үкчәлесен яки яссы табанлысын кияргә теләгәннәр исә борчылмасын. Хәзер табанны дөрес формада тотарга мөмкинлек бирүче ортопедик олтыраклар бар. Аларны теләсә нинди аяк киеменә (босоножкага да) куеп була, тик тиешлесен сайлап алырга гына кирәк. Ә иң яхшысы – бер тапкыр ортопедка күренеп, шәхсән үзеңә туры килгәнен ясату.

Тырнак оятлы итмәсен өчен башка кешенең аяк киемен кимәгез

Көннәр җылытып, аяклар кышкы киемнән арынуга, тырнаклардагы үзгәрешләр күренә башлый. Тырнакларында мәкерле чир – микоз (йогышлы гөмбәчек) булган кешеләр, оялып, аны лак белән буяп яшерергә тырыша. Ләкин болай ярамый икән.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Җир шарындагы халыкның 20 проценты, ягъни һәр бишенче кеше гөмбәчек инфекциясеннән интегә.

Күбебез тырнак гөмбәчеген (онихомикоз) косметик проблема дип кенә уйлый. «Чынлыкта ул – шактый куркыныч чир, – ди югары категорияле табиб-дерматолог Нурислам Гайфуллин. – Вакытында һәм дөрес итеп дәваламаган очракта, аяк табаны җәрәхәтенә (язва), остеомиелит, хәтта гангренага китереп җиткерергә мөмкин. Микоз тире бүртеп чыгу, дерматит, астма кебек аллергия чирләрен кузгатып җибәрергә дә сәләтле. Организмның кайбер даруларны, аеруча антибиотикларны кабул итә алмый башлавы да ихтимал.

Чир, гадәттә, аяк бармаклары арасындагы тиредә барлыкка килә. Аннары тырнакларга күчә. Хәтта кул тырнакларын да зарарларга мөмкин. Тырнак саргая, калыная, вак-вак кисәкчекләре кителеп төшә. Саргаюның бүтән сәбәпләре дә бар, билгеле. Тик еш очрый торганы – гөмбәчек».

Ничек сакланырга?

  1. Башка кешенең аяк киемен кимәгез, үзегезнекен дә бирмәгез.
  2. Микозлы кешенең кулы-аягы тигән урыннарны хәл кадәренчә дезинфекцияләгез.
  3. Гомуми мунчада, бассейнда, пляжда бөтен яклап ябык резин тапочка киегез. Бассейннан чыккач, душ керегез. Аяк табаныгызның тиресе ярылган булса, андый җирләргә бармагыз.
  4. Гомуми файдалану урыннарында булганнан соң, табаннарны нинди дә булса спиртлы антисептик, гөмбәчеккә каршы препарат белән эшкәртегез.
  5. Резин итек, кыра торган уңайсыз аяк киемен озак киеп йөрмәгез. Синтетик оекбаш, колготкиларны көн саен алмаштырыгыз.
  6. Чирле тырнаклар өчен маникюр кораллары аерым булырга тиеш.

Микоздан дәвалаганда, зыян күргән урынга турыдан-туры тидерә торган препаратлар кулланыла. Нафтифин гидрохлориды матдәсе нигезендә ясалган дарулар иң нәтиҗәлеләрдән санала. Бу матдә микозны китереп чыгаручы гөмбәчекләрнең барлык төрләрен җиңә, инфекциядән соң була торган өзлегүләргә китерүче бактерияләрне үтерә, зарарланган урындагы ялкынсыну, кычыту һәм кызышуны баса.

 

Үкчә яргаланса

Кечкенә банкага 1әр аш кашыгы глицерин, йод, нашатырь спирты салыгыз. Катнашма башта кара була, аннары ачыграк төскә керә. Аякны юып, пемза белән чистарткач, үкчәгә шуны сөртегез. Урын-җирне пычратмасын өчен, полиэтилен белән төреп, оекбаш киегез. Өч көн рәттән шулай эшләгез.

Гөмбәчектән котылу 

Йоклар алдыннан аякларыгызны яхшылап юыгыз. Мамык кисәген 9 процентлы серкәдә чылатып, тырнак өстенә куегыз. Полиэтиленга төреп, пластырь белән беркетеп куегыз. Иртән серкәле мамыкны тагын куегыз. Бер тәүлек дәвалаганнан соң, аягыгызны юыгыз, тырнакларны кисеп, чистартып тәртипкә китерегез.

 

 


Фикер өстәү