Травматолог-ортопед Евгений Бикташев: Бар да табаннан башлана

Табан – организмның икенче йөрәге, ди белгечләр. Ни гаҗәп, организмыбызның саулыгы турыдан-туры шуңа бәйле икән. Хәтта йөзебезнең матурлыгы да табанның ни дәрәҗәдә сәламәт булуына бәйле икәнне ачыклаганнар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган саннарга караганда, бүген Җир шарында яшәүчеләрнең 80 проценттан артыгы табан авыруларыннан интегә. Аларны алдан кисәтеп буламы? Табан авырулары ни сәбәпле яшәрә? Травматолог-ортопед Евгений Бикташев шушы мөһим сорауларга ачыклык кертте.

– Табаныбызның сәламәт булмавы нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

– Табанның кеше организмында тоткан урыны әйтеп бетергесез. Терәк-хәрәкәт аппараты нәкъ менә шуннан башлана. Табанның формасы бозылмаган булса, ул яхшы хәрәкәтләнсә, калган барлык органнар да көйле эшләячәк. Хәрәкәтләнгәндә табанга басым тигез төшәргә тиеш. Табан белән бәйле хилафлыклар күзәтелгәндә, кешенең умыртка баганасы кәкрәя (сколиоз), тез, оча һәм бот буыннары туза.

– Табанда хилафлыклар барлыгын нинди билгеләр буенча чамаларга мөмкин?

– Иң элек көндәлек киеп йөргән аяк киемегезгә игътибар итегез. Ул яхшы ук кыршылган, олтаны эчке яктан тузган булса, шикләнергә җирлек бар. Тик торганда, яисә хәрәкәтләнгәндә аяклар тиз ару, кичкә таба сызлау, аякны көзән җыеру да табан авырулары башланып килү турында кисәтергә мөмкин. Табан һәм тубык шешсә дә игътибарлы булыгыз. Табан авыруыннан интеккән хатын-кыз биек үкчәле туфли дә кия алмый. Шулай ук йөргәндә киемгә пычрак чәчрәү дә табандагы хилафлыкларга  бәйле. Бу бер аякка нагрузка икенчесенә караганда күбрәк булу белән аңлатыла.

– Соңгы арада табан авырулары ни сәбәпле яшәрә?

– Моңа һаман да шул замана чиренә әверелеп баручы хәрәкәт җитмәү сәбәпче. Көндәлек тормышыбызда физик күнегүләр, спорт һәм гимнастика бик аз урын алып тора. Дөрес аяк киеме кимәү дә табан авыруларына сәбәпче була ала. Болар, үз чиратында, яссы табанлылык та китереп чыгарырга мөмкин.

– Табанның формасы ни сәбәпле үзгәрә?

– Алда телгә алынган сәбәпләрне әйтергә мөмкин. Табан мускулларын ныгытучы күнегүләр ясамау, хәрәкәт җитмәүдән тыш, бу күренеш нәселдән дә күчә ала. Яссы табанлылыкның беренче билгеләре балачакта ук күренсә, бик яхшы. Ул чакта табанның формасын төзәтеп була әле. Әмма кеше олыгайган саен моны эшләү кыен, хәтта мөмкин дә түгел. Махсус ортопедик, индивидуаль олтырак, гимнастика ярдәмендә аякларның хәлен бераз җиңеләйтеп була.

– Табанны ныгыту өчен, өй шартларында нинди күнегүләр ясарга кирәк?

– Бу очракта бармак очларында, үкчәдә, табанны эчке яккан авыштырып, бармак очларыннан үкчәгә күчеп йөрү файдалы. Бер сызык буенча төз басып йөрү дә нәтиҗә бирә. Ял иткәндә уклау яки туп тәгәрәтеп утыру да табан мускулларын ныгытырга ярдәм итә (рәсемдә).

– Күпләр баш бармакка сөяк үсүдән зарлана. Аннан операция ясамыйча гына котылып буламы?

– Андый cөяк табанга басым дөрес төшмәү нәтиҗәсендә пәйда була. Башлангыч стадиядә аннан котылып була әле. Бу очракта махсус гимнастика, дөрес сайланган аяк киеме, ортопедик олтырак ярдәмгә килә. Әмма эш болардан узган булса, операция ясамыйча булмый.

Табан авыруларын булдырмау өчен кагыйдәләр

  1. Табанның сәламәтлеген балачактан ук кайгыртырга кирәк. Моның өчен бала 3–4 яшьлек чагында ук гимнастика ясарга тиеш.
  2. Ортопедик келәмдә йөрү, аяк бармаклары белән уенчык җыю, туп тәгәрәтү, яланаяк йөгерү дә файдалы.
  3. Аяк киеме дә дөрес сайланырга тиеш. Ул артык каты булмасын. Шуңа күрә аны иң элек бөгеп карарга кирәк. Аның бармак очлары үкчәгә кадәр тияргә тиеш. Аяк киеменең һава йөртә торган булуы да шарт.
  4. Гүзәл затларга исә үкчәсе 5 сантиметрдан биек булмаган, кысып тормаган туфли кияргә киңәш ителә.
  5. Табанны сәламәт килеш саклау өчен, ел саен ортопедка күренеп торырга кирәк.

Фикер өстәү