Йолдызнамә | 11 – 17 апрель

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнада шәхси әйберегезне югалту куркынычы бар. Кемнеңдер алдашуы сәбәпле, уңайсыз хәлдә калу ихтималы да юк түгел. Шуңа күрә тирәгездәгеләр белән аралашканда саграк булыгыз, юк-бар сүзләргә ышанмагыз, дип кисәтә йолдызлар.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Атна башында танышыгыз бер четерекле мәсьәләнең очына чыгу юлларын күрсәтеп сөендерер. Эшегезгә бәйле әйбәт яңалыклар ишетелер. Озакламый матди хәлегезнең шактый ук яхшыруына өметләндерердәй хәлләр килеп чыгар.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Читтә яшәүче туганнарыгыздан әйбәт хәбәрләр ишетелер. Атна урталарында бер вакыйга үзегезне балаларча сөендерер. Тормыштагы вак-төяктән ләззәтләнү мөмкинлеге дә пәйда булыр.

Кысла (22.06 – 22.07) Дөнья яңалыклары берникадәр алҗытыр. Шуңа күрә алардан берникадәр читләшү теләге туар. Сөеклегезнең ягымлы карашы һәм җылы сүзләре күңелегездәге авыррак хисләрдән котылырга ярдәм итәр.

Арыслан (23.07 – 23.08) Көтмәгәндә генә кесәгезгә челтерәп акча коелачак. Күңелегезгә бик тә хуш килеп, бөтен борчуларыгызны оныттырачак бу. Атна ахырында эшегез искитмәле дәрәҗәдә җайлы барачак.

Кыз (24.08 – 22.09) Мал-мөлкәтне рәсмиләштерүгә бәйле бик зур бер бурычыгыз үтәлер. Бу хәл күңелегездәге барлык борчу-шикләрне гүя юып төшерер. Сәламәтлегегезгә бәйле дулкынланулар да, ниһаять, узганда калыр.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Күңелле вакыйгалар, кемнәр беләндер үзегез өчен файдалы әңгәмәләр көтелә. Авыррак бер мәсьәләдә төртелеп калганда, дустыгызның киңәше бик тә ярап куяр. Атна ахырында уйландырырлык бер хәбәр ишетелер.

Чаян (24.10 – 22.11) Бу атнада матур гына бер сюрприз көтегез. Матди хәлнең яхшырып китүенә өметләндерердәй җирлек барлыкка килер. Гомумән, чын күңелдән сөенү өчен сәбәпләр бер-бер артлы чыгып кына торыр.

Укчы (23.11 – 21.12) Туганнарыгыз сезнең ярдәмгә өметләнер, әмма мөмкинлекләрегезнең чикләнгәнрәк булуы гына… Хәер, озакламый бу хәлдән дә чыгу юлы табылыр. Атна ахырында эшегездә гомуми күтәренкелеккә китерердәй хәлләр көтелә.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Бик уңышлы чор. Гади генә бер сөйләшү яки тәкъдим үзегез өчен яңа мөмкинлекләр ачар. Алар гаиләгездәге, сәламәтлегегездәге проблемалардан котылуга ярдәм итәр һәм тормышыгызга башка өстенлекләр китерер.

Сукояр (21.01 – 19.02) Бәхәсләшмәгез: уңайсыз хәлдә калуыгыз бар. Гомумән, бу атнада авызыгызны белеп кенә ачарга кирәк булыр. Сәбәбеме? Уңышларыгыздан көнләшеп, кара көеп йөрүчеләрнең тырнак астыннан кер эзләп маташулары…

Балык (20.02 – 20.03) Гаиләгездә тынычлык булсын өчен, бер-береңнең кимчелекләрен күрмәмешкә салышырга туры килер. Шулай гына үзара киеренкелектән котылырга мөмкин булыр. Эш мәсьәләсендә әйбәт кенә үзгәрешләр килеп чыгар.


Фикер өстәү