Сургутта Сабан туен онлайн форматта билгеләп үттеләр

6 июньдә Сургут шәһәре һәм районы Сабантуй бәйрәмен онлайн форматында оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«ВКонтакте» социаль челтәрендәге платформада туры эфирда бәйрәм концерты узды. Концертта Сургут, Казан, Уфа һәм Екатеринбург артистлары катнашты. Бәйрәмне 2169 кеше тамаша кылды. Кунакларның җырлар, биюләр, традицион музыка коралларында уйнап күңелләрен күтәрделәр.

Социаль изоляциянең бөтен шартлары да үтәлде. Барлык артистлар да үз фатирларыннан эфирга чыкты. Бәйрәм рус һәм татар телләрендә үткәрелде, — ди оештыручылар.

Татар һәм башкорт халкының милли бәйрәмен Юграда июнь аенда билгеләп үтәләр. Әлеге вакыйга чәчү эшләренең тәмамлануын аңлата. Әмма күпмилләтле төбәк өчен ул инде күптән берләштерү ролен үти. Соңгы елларда бәйрәм Казан һәм Уфадан килгән иҗат коллективлары катнашында үткәрелде.

 


Фикер өстәү