Ортопед-травматолог: «Коры сөял төзәлми торган ярага әверелергә мөмкин»

Аякка басып булмый әле! Табан астына шпор, коры сөял (натоптыш) чыгудан интеккән кешедән бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әлеге чирләрне җиңелчәгә санап, аларны йорт шартларында гына дәваларга тырышабыз. Аякка баса алмый башлагач, соң була. Авыруны ничек бу хәлгә җиткермәскә?

Ортопед-травматолог Руслан Мәсхүтов белән шул сорауга ачыклык кертәбез.

Руслан Мәсхүтов

Шпор

Үкчә сөягендәге сөякле «үсенте». Тышкы кыяфәте белән атта йөрүченең аяк киеменә беркетелгән шпорны хәтерләткәнгә шундый исем бирелгән аңа.

Билгеләре. Шпор вакытында үкчәгә басканда кискен, аякка кадак кергән кебек ачы авырту сизелә. Бу билгеләр иртәнге якта аеруча көчәя.

Шпор

Сәбәпләре. Үкчәгә шпор чыгуга, нигездә, тоташтыргыч яры, мускул тукымалары, сеңерләрнең дөрес эшләмәве сәбәпче. Андый чакта аяк табанына басым тигез төшми. Мондый урыннарда алда телгә алган сөякле «үсенте» пәйда була. Шпор уңайсыз аяк киеменнән йөрүчеләрдә дә күзәтелә ала.

Дәвалау. Шпорны дәвалауга тотынганчы, иң элек аның ни сәбәпле барлыкка килүен, кайсы мускулларның эшләвен, кайсыларының хәрәкәтләнмәвен ачыкларга кирәк. Шпорга операция бик сирәк очракларда ясала. Шәхсән үземнең әлегә моның белән очрашканым юк. Мануаль техникалар (массаж) ярдәмендә дә яхшы гына нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Тукымаларга югары амплитудалы тавыш ешлыклары ярдәмендә тәэсир итү (ударно-волновая терапия. – Ред.) шпорны җиңәргә ярдәм итә. Шпордан котылыйм дисәң, уңайлы аяк киеменнән генә йөрергә кирәк. Табанына индивидуаль рәвештә ясалган ортопедик олтырак салынган булса бигрәк тә яхшы.

Өй шартларында дәвалау. Авыртуны өй шартларында да җиңеләйтеп була. Моның өчен иң элек аякларны җылы суда җебетеп утырырга кирәк. Аннары үкчәдәге шпорлы урынга куллар белән җиңелчә суккалап массажларга кирәк. Ник дигәндә, шпор вакытында үкчәгә үсеп чыккан өстәмә сөяк авыртмый, аны әйләндереп алган сыекчалы шарчык борчый. Авыртуны басу өчен әнә шушы шарчыкны тишәргә кирәк. Кайчак шпор башка авыртуның билгесе дә булырга мөмкин. Мисал өчен, очадагы, умырткалыктагы хилафлыклар да үзен шпор рәвешендә сиздерә ала.

Коры сөял

Халык телендә шулай дип йөртелсә дә, медицинада андый төгәл диагноз юк. Ник дигәндә, ул – җыелма төшенчә. Мисал өчен күпләр табан астына чыккан коры сөялне дә, төзәлми торган яраларны да еш кына «натоптыш» дип атый. Чынлыкта исә ул табан астындагы тән тиресе тыгызланып, каты урыннар пәйда булудан гыйбарәт.

Билгеләре. Табанда кызарып, шешебрәк торган каты урыннар пәйда була. Аякка басып йөргәндә кискен авырту сизелә.

Коры сөял

Сәбәпләре. Ул, нигездә, аркылы яссы табанлыктан интеккән кешеләрдә, бигрәк тә хатын-кызларда күзәтелә. Йөргәндә төп басым ярымтүгәрәк рәвешендә баш һәм чәнти бармакка төшәргә тиеш. Аркылы яссы табанлык вакытында исә алай булмый. Шуңа күрә бу урыннарда тән тиресе тыгызланып оеша. Моннан тыш ул аяктагы баш бармактагы шеш аркасында да барлыкка килергә мөмкин.

Дәвалау. Йорт шартларында дәвалап бетерү мөмкин түгел. Күпләр аны үкчә чистарта торган таш – пемза ярдәмендә кырып кына бетермәкче була. Әмма коры сөялнең ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклап, вакытында чарасын күреп – ябышкан сеңерләрне таратып җибәрсәң, мондый чистарткыч ташларның бөтенләй кирәге калмаячак.

Табан астына шпор, коры сөял чыгуны кисәтү өчен табиб түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә:

1. Шпорны башлангыч чорда ук дәваламасаң, тора-бара үкчәдә түзеп булмаслык сызлану, авыртулар башланачак. Коры сөял исә төзәлми торган ярага, хроник җәрәхәткә әверелергә мөмкин. Шуңа күрә аларның икесенә дә бармак аша карарга ярамый.

2. Әлеге чирне булдырмас өчен иң беренче чиратта уңайлы, ортопедик олтыраклы аяк киеменнән йөрү хәерле. Артык биек үкчәле туфли кию белән мавыгырга ярамый. Ул шулай ук табан астына шпор, коры сөял чыгуга этәргеч була ала.

3. Гәүдә авырлыгын да контрольдә тотарга онытмагыз!

4. Ортопед, мануаль терапевтларга даими күренеп, тикшеренеп тору да табан астындагы бу чирләрне кисәтергә ярдәм итә.

Зәринә Ибраһимова, табиб-подолог:

– Аяк табанындагы тупасланган тирене, үкчәләрне каты таш – пемза ярдәмендә чистартабыз. Күпләр әлеге җайланманы дөрес итеп файдалана белми. Пемзаны табанның проблемалы өлешләрен чистарту өчен генә кулланырга кирәк! Юкса, чиста, сау-сәламәт тиредә яралар пәйда булып, аякка микроб эләгергә мөмкин. Пемзаны яхшылап киптермәсәң, анда да шул ук микроблар үрчи ала. Кулланыр алдыннан аны спирт белән дезинфекцияләргә дә онытмагыз. Пемзаны арлы-бирле түгел, бер юнәлештә генә йөртергә кирәк. Болай эшләгәндә табан тиресе җәрәхәтләнми, шомарып кала. Пемзаның ясалма ташлысына өстенлек бирегез. Ул табан тиресен зарарламый. Пемзаны атнага бер тапкырдан да ешрак кулланырга ярамый. Үкчәләрне чистарткач, дымландыргыч крем сөртергә онытмагыз. Юкарган, йомшарган тирене дымландырмасаң, үкчә ярылачак.

Динә Гыйләҗиева


Фикер өстәү