Картлар йортында яшәүче әби: «Улларым әллә нигә бер килеп китәләр инде»

Беркөнне телевизордан кайсыдыр илнең бер шәһәрендәге картлар йортын күрсәттеләр. Алып баручының: «Бу илдә үзләре исән-сау булган балалар да әти-әниләрен картлар йортына бирә», – дигән сүзләре уйланырга мәҗбүр итте. Күңелдә үзеннән-үзе: «Ә бездә ничек?» – дигән сорау туды.

Моннан ун еллар чамасы элек миңа бер районда картлар йортына керергә туры килгән иде. Шунда бер әби белән сөйләшеп утыруны онытасым юк. Артык бетерешкән, картайган әби түгел иде әле ул. Җырда җырланганча, «ак яулыклы» әни кеше. Тик йөз-күзләрендә катып калган ниндидер моң бар иде аның.

– Балаларың бармы? – дип сорагач, беравык дәшми торды. Аннан соң нәрсәгәдер оялган сымак: «Бар үзе», – дип куйды. Әбинең ике улы бар икән, берсе – читтә, икенчесе гаиләсе белән авылда яши. «Яңа гына йорт салып чыкты, ялан хәтле!» – дип куанып әйтеп куйган иде әби. Тик менә килене өчен артык кешегә әйләнгән ул. Һәм хатынын әнисеннән дә артык күргән улы әбине картлар йортына илтеп тапшырган.

– Хәлеңне беләләрме соң? – дип соравыма, «Әллә нигә бер килеп китәләр инде», – дигән иде ул.

Тагын бер гыйбрәтне искә төшерми булдыра алмыйм. Мин аны шактый еллар элек Кайбычта ишеттем. Социалистик Хезмәт Герое, сугыш ветераны Аграфена Сергеева турында иде ул. Пенсиягә чыккач герой әби туганнары белән яши башлый. Бер уйлаганда барысы да ал да гөл кебек. Әмма, бераз вакыт узгач аның кадерсезгә калуы турында хәбәрләр ишәя. Районның социаль хезмәткәрләре өенә баралар моның, Аграфена әби тәмам бетерешкән, хәтта авыз ачып сүз әйтерлек хәле дә юк. Социаль хезмәткәрләр моны картлар йортына алырга телиләр, ә туганнары теш-тырнаклары белән каршы. Әбине җибәрмәс өчен җан талашалар. Район җитәкчеләре әйтүенчә, баксаң, туганнары Герой һәм сугыш ветеранының пенсиясен эчеп, кәеф-сафа корып яшәгәннәр. Аграфена әби картлар йортына китсә, алар «бәхетле» тормыштан колак кагачак бит! Ә әбинең пенсиясе бик зур була. Әлбәттә, картлар йортына алалар Аграфена түтәйне һәм ул соңгы көннәренә хәтле матур гомер кичерә.

Картлар йортлары элек тә булган. Ләкин, беренчедән, анда, нигездә, ни чарадан бичаралар, ягъни тәрбиягә мохтаҗлар, карарга кешеләре булмаганнар яшәгән.

Без еш кына заман үзгәрә, дибез. Анысы дөрес. Заман белән әхлак үзгәрә дибез. Анысы да дөрес, тик кайсы якка үзгәрә бит! Бүген россиялеләрнең 53 проценты әти-әниләрен балалары, туганнары карарга тиеш дип саный икән. Бу сан дөреслеккә никадәр туры киләдер, әйтә алмыйм, әмма, шунысы хак: өлкәннәргә, ата-аналарга олы хөрмәт хисләре сүздә генә калып бара шикелле.

Ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт, картлар йортлары турында сүз кузгаткач, миңа: «Өлкәннәр өчен пансионатлар, картлар йортлары дөньяның бөтен илләрендә бар. Әти-әниләрен шуларга илтеп тапшырганнарны берәү дә гаепләми», – диючеләр дә очрый. Әле Америка, Германия, Израиль кебек илләрне мисал итеп тә китерәләр.

Анысы шулай-шулаен, тартып җибәр кураең, дигәндәй, һәр халыкның үз яшәү рәвеше, үз әхлагы, традицияләре була. Һәр халык милләтне милләт иткән күркәм йола-гадәтләрен саклап калырга омтыла. Әти-әнигә, өлкәннәргә хөрмәт, «язылмаган закон» булып, буыннан буынга күчә килә.

Минем Кавказ милли республикаларында башлыкның, аксакаллардан рөхсәт алмыйча, олы җыеннарда авыз ачып сүз башламавы турында да ишеткәнем бар. Коръәндә исә җәннәтнең әниләр аяк астында булуы турында да язылган.

Кайбер мәгълүматлар буенча, бүген Татарстанда 32 картлар йорты булып, анда 2 мең тирәсе әби-бабай гомер кичерә икән. Тукаебыз, Клячкин сырхауханәсендә үлем түшәгендә ятканда, бер дустына: «Бу – минем соңгы станса инде», – дип язган. Танышларымның берсе да Картлар йортын «соңгы станса» белән чагыштырган иде. Тукай инде үзенең «соңгы станса»сында чарасызлыктан тукталган, ә бүген Картлар йортында яшәүчеләрнең, шунда керергә чират торучыларның (80гә якын кеше дип укыганым бар) әлеге стансада тукталу сәбәпләре нинди икән?

Аларның бер өлеше – әлбәттә, заман әхлагы корбандыр. Андыйлар «соңгы станса»дан мәңгелеккә кузгалганда балалары, туганнарының туган-торган нигездән озатып калуларын телиләрдер дип уйлыйм.

Әтием вафат булгач, әнием Дания авыл өендә берүзе калды. Үзебезгә чакырдык без аны. Баштарак: «Әтиегезне ташлап китәсе килми», – дип әйтә иде. Соңрак: «Үз-үземне карыйм бит әле», – дип акланды. Ә асылда аңа үзе яшәгән нигез кадерле иде, шәһәр фатирында яшәүне күз алдына да китерә алмады ул. Нәкъ әти кебек: «Авылдан шәһәргә киткән кеше озак яшәми ул», – дип әйтә иде. Шөкер, аның балалары, ягъни безнең арабызда әнине артыкка санаучы, хәтта бу турыда уйлаучы да булмады. Сеңелем Роза: «Мин авыл өендә яшим, әнине үземә алам», – дип бастырып әйтте дә куйды.

Әни сеңелемдә кадер-хөрмәттә булды, үзе безгә «сүз биргәнчә» әти яшенә, 93кә җитә язды. Безгә рәхмәт укып яшәде ул, ә сеңелем Роза әнинең үз кулында җан бирүенә, аның хәер-фатихасын алып калуына бүген дә шатланып бетә алмый.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү