Илфат Әскәров: «Мин – бик үҗәт кеше»

«Яшь аралаш көлү» спектаклендәге (Рабит Батулла) Каракошны, «Диләфрүзгә дүрт кияү»дәге (Туфан Миңнуллин) Галимне, «Яратылмый калган ярлар»дагы (Булат Сәлахов) Алексейны күз алдыгызга китерегез әле. Берсе көнче, берсе – кызлар кулын да тотып карамаган галим, берсе – хиссез хәрби. Татарстанның атказанган артисты, Чаллы театры актеры Илфат Әскәровның рольләре бу. Сәхнәдә рәхимсез дә, хыялый да була белгән артист бүген нинди уй-фикерләр белән яши? Чаллы театры нинди үзгәрешләр кичерә? Тамашачыны ничек җәлеп итәргә? Әңгәмә әнә шул һәм театр артистының зур кинода төшү тәҗрибәсе турында.

Чаллының үз театры бар, инде хәзер каланы таныткан «Брежнев шәһәре» дигән роман да бар. Ничек уйлыйсыз, Чаллыга тагын ниләр җитми?

– Чаллыда бар да бар, кайбер вакытларда игътибар да күбрәк булса… Театр каланчасыннан гына карасак та, ерактарак булгач, башкала театрлары кебек үк күз уңында түгел инде без. Әйе, яңа бинабыз да, милли йөзебез дә бар. Бездә милли үзаң, бәлки, Казанныкына караганда да көчлерәктер. Чаллыда барыбер татарча күбрәк аралашалар. Безнең язучыларыбыз да, миңа калса, аерылып тора. Без, драма театры артистлары, әле һаман сәхнәдә дә, сәхнә артында да, урамда да татарча сөйләшәбез (көлә).

«Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектаклен тамашачы яраттымы? Гомумән, автокала тамашачысы ул нинди? Аңа нинди спектакльләр кирәк, ул буш вакытын ничек үткәрә?

– «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектакленең үз тамашачысы бар. Без аны пандемия чорында әзерли башладык, 700 битле романның һәр җөмләсен тикшереп, җентекләп эшләдек. Нәтиҗәдә ике тәнәфесле 4 сәгатьлек спектакль туды. Аның куелышы да үзенчәлекле, шуңа, бәлкем, тамашачыдан берникадәр әзерлек тә сорала торгандыр. Ул уйландыра да, өзгәләндерә дә, елмайта да – җыеп әйткәндә, көчле әсәр. Һәрхәлдә минем өчен якын бу спектакль. Мин анда төп герой Артурның әтисе Вазыйхны уйнадым.

Чаллының тамашачысы бик гади ул һәм шул ук вакытта бик төрле. Кайберсенә Туфан Миңнуллинның «Без бит – авыл малае», «Диләфрүзгә дүрт кияү» кебек әсәрләре якынрак. Бер караганда, бу дөрес тә. Барыбызны да тормыш проблемалары баскан, ил-көннәр дә тыныч түгел, кемнең инде театрда да проблема белән басыласы килсен?! Шунысы да бар бит әле: мәсәлән, фестивальләр өчен башкарак форматтагы спектакльләр кирәк, тамашачының күбесе халыкчан әсәрләр көтә. Шул ук вакытта бездә яңа форматта байтак спектакльләр чыкты: мәсәлән, «Ак калфак» (Мирхәйдәр Фәйзи), «Капка» (Айгөл Әхмәтгалиева), «Сихерче» (Нәбирә Гыйматдинова) – тамашачы аларны тын да алмый карап утыра, димәк, ни генә дисәк тә, тамашачыбыз зәвыклы безнең.

Чаллы тамашачысы гаҗәеп музыкаль, театраль тамашачы ул. Гыйнвар каникулларында без моңа тагын бер кат инандык. Зал тутырып йөрделәр. Сүз уңаеннан, Яңа шәһәрдән ЗЯБ районындагы яңа бинага күченгәч, монда кеше йөрмәс инде дип, үзебез дә пошаманга калган идек. Йөри бит кеше! Бинасы да үзенә җәлеп итә, эчтәлеге дә үзенчәлекле.

«Брежнев» дигән сериал да чыга бит әле.

– 2023 елны «Брежнев» сериалын төшерүче «Триикс Медиа» продюсерлык компаниясе кастингка чакырды һәм Вазыйх Насихович роленә раслап та куйды. Башта ук, минем урысчам ипи-тозлык кына, татарча сөйләшәм, татарча фикерлим, минем белән җәфаланачаксыз, дип кисәтеп куйдым. Безгә шундый кеше кирәк, дигән булдылар инде. Башта алар бездә «Башыңа төшсә» (Раффи Шарт) дигән спектакльне карадылар. Анда да төп рольдә идем. Алар, син безгә туры киләсең, дигәч тә каршы булдым әле, үзебезнекеләр көчләп диярлек җибәрде. Ерып чыктык, Аллага шөкер. Узган елның декабрендә соңгы съемкалар булды. Әйтүләренчә, быел сентябрьдә дөнья күрәчәк.

Бу сериалда да үсмерләр төркемнәре, «стрелка»лар, шәһәр төзелеше, завод язмышы, кешеләрнең гаепсездән гаепле калулары, әфган темасы, ата белән улның мөнәсәбәтләре – бар да бар. Әлбәттә, экранның тәэсир итү көче зуррак, бәлки ул популяр да булып китәр. Әмма хәзерге өй балаларына аның тәэсир көче зур булмас. Алар урамда үсми, күбрәк өйдә, компьютер алдында утыралар…

Телевидениедән киткәнгә үкенмисезме?

– Баштарак булгандыр инде. Мине дикторлыкка укыткан Эльмира Хамматова Чаллы театрына килгәч: «Балакаем, миннән монда качтыңмыни?» – дип куйгач та, ниндидер бер сагыну кузгалып алды. Мөгаен, дусларны сагыну булгандыр ул. «Туган җир» тапшыруын алып барган Рамил Гарипов, Раиф Гыймадиев белән бергә укмашып яшәдек бит. Без, мәдәният институтындагылар, бөтен тулай торакларны йөреп, милли-мәдәни үзәкләргә җыелышып аралаша идек. Шуңа күрә Казанда бик күп танышлар калды. Чаллыга исә өч курсташ килдек. Равил Гыйләҗев белән хәзер дә бергә эшлибез, Нияз Гыйсмәтуллин театрдан китте инде. Бу – 1996 нчы еллар, акча түләү юк, хезмәт хакын помидорлата, кыярлата, тавык ите белән дә алган чаклар. Театр шундый инде ул: бер эләктерсә җибәрми. Аннан соң кире Казанга чакырдылар, кире китеп булмады. Ул еллар артта калды, инде хәзер театрда үз сүзен әйтә алырлык артист булып җитештек. Әле ярый театр башка өлкәгә алмаштырылмаган, дим.

Актер булмасагыз, кем булыр идегез?

– Бөтен эшне эшләп була! Акчасыз заманнарда агач эшенә бирелеп киттем, тәрәзә рамнары, йөзлекләре ясадым, аннары түшәм тарттыру серләренә төшендем. Хатыным белән рам-багетлар ясау белән дә шөгыльләндек. Аннары тимерчелек белән җенләнеп алдым. Боларның барысын да белгәч, үз кулларың белән йорт салып та чыгып була икән. Өй салуга узган елны гына тотындым. Аңарчы барыбер, бәлкем, Казанга күченербез дигән өмет белән яшәлде…

Режиссер Олег Кинҗәгулов Чаллы театрына үзгәрешләр алып килде, аны кабул итүчеләр дә, итмәүчеләр дә булгандыр.

– Режиссерлар бит алар бу дөньяны без күргән кебек күрми, үзенчә күзаллый. Сер түгел, ул театрга яңа сулыш алып килде. Мин үзем аны башта кабул итә алмадым. Ә кабул иткәч… Мисал белән аңлатыйм әле. Мәсәлән, без бер әсәргә алындык, ди. Бер җөмләне укыйбыз да, ул: «Монда нәрсә эшлиләр?» –  дип сорый. Син: «Ул ята, тора», – дигән буласың инде. Ул, юк, ди. Кайчак көн буе шул җөмләне тикшерәбез, ул һаман җавапларны кабул итми. Шул килеш өйгә кайтып китәсең, уйлыйсың, шул уйлар белән тагын эшкә киләсең. Җөмлә эчендә актарына торгач, әллә нинди мәгънәләре килеп чыга. Артист шул мәгънәгә барып җиткәнче, фантазиясен эшләтә, шуннан ниндидер хикмәт килеп чыга. Моннан соң инде артист белән режиссер арасында элемтә барлыкка килә. Бер дулкынга эләккәч, иҗат башлана. Миңа аның әнә шул ягы ошый. Без – аңардан, ул да бездән нәрсәгәдер өйрәнә. Иҗатта башкача булмый да инде.

Актерлык һөнәренең авыр һәм җиңел якларын әйтегез әле.

– Әгәр гаиләдә ир дә, хатын да бер өлкәдән булса, җиңел яклары шактый аның. Хатыным Чулпан да – актриса һәм без бер-беребезне аңлыйбыз. Арада профессиональ яктан да, ир белән хатын буларак да көнләшү юк. Һәрхәлдә мин аның көнләшкәнен беркайчан да сизмәдем. Бәлки ул бардыр, сиздермидер. Спектакльдә мин түгел, минем персонаж яши. Ә персонаж гашыйк та була, үбешә дә, кочыша да. Әгәр хатын бу персонажга көнләшү белән карый икән, димәк, әйбәт килеп чыккан. Ышандырып уйнамасаң, артист булырга кирәкми дә инде ул.

Тормышында нинди хәл килеп чыкса да, артист аны сәхнәдә күрсәтми. Син әтиеңне җирләп килгән буласың, ә кичен халыкка комедия уйнарга кирәк. Һөнәрнең авырлыгы әнә шулдыр.

Һөнәрнең җиңел якларына килсәк, ачык кеше булгач, минем дусларым күп. Танып ярдәм иткән вакытлар да шактый. Газ керткәндә шулай булды, яхшы гына «скидка» ясадылар. Газобетон сатучы да төзелеш материалын арзан бәядән бирде. Әле бит үзе татар кешесе дә түгел, каян белгәндер. Ком ташучы да ярты бәядән сатып китте. Әле мин, беркатлыланып, фәлән абзый шундый гына бәягә сата дип, аның телефонын күршеләргә бирдем. Шуннан бу шалтыратып: «Энем, ул бит сиңа гына шундый бәя», – дигәч, гаҗәпләндем инде. Күршеләр бер-берсен белми яши иде, һәрберсе белән танышып, хәл-әхвәлләрен белешеп йөри башлагач, аларда да шундый гадәт барлыкка килде. Һөнәрнең рәхәт яклары күп инде аның.

Һәр кеше ниндидер хәлиткеч минутлар кичерә. Шул минутта кемдер хәлиткеч киңәш бирә. Сезгә шундый киңәшне кем бирде?

– Мин үзем – Саба егете. Авыл тәрбиясен, олылар сүзен сеңдереп үскән кеше. Хәлиткеч сүз дип әйтеп булмаса да, әти белән әни, авыл халкы алдында җаваплылык хисе көчле булды. Алар ни әйтер, дип яшәдек. Мансур малае болай иткән икән, дип көенеп сөйләүчеләр булмасын дип яшим. Улыма да шундый сабак бирәм. Әби киңәшләре, догалары һаман истә. Безне, биш баланы, әби тәрбияләде, әти-әни эштә булды. Ул кендек әбисе дә, дога белән өшкерә, куркулыклар да коя иде. Шуңа күрә бездән кеше өзелмәде. Кунып та калалар иде. Әбинең һәр хәрәкәте, кеше белән мөгамәләсе кечкенәдән безгә сеңгән.

Комачаулаган яисә ярдәм иткән гадәтегез бармы?

– Мин – бик үҗәт кеше. Максат куйсам, таш явамы, кармы, үз дигәнемә ирешмичә туктамыйм. Бу йорт салганда бик ярап куйды. Дөрес, сәламәтлеккә бик файдалы түгел инде ул, шулай да… Баярак көнчелек юк дип сөйләнсәм дә, анысы да булды. Дөрес, аны да яхшы якка борып була. Аннары дуслыкка бик җитди карыйм. Бәлкем, шуңадыр, чын дус дигәннәре берничә генә кеше.

Иң беренче роль нинди иде?

– Казанда уйнаган спектакльне алсак, «Диләфрүзгә дүрт кияү»дә – Амур, Чаллы театрында беренче ролем – балалар спектакленнән Мияубәк. Аның авторы Гөлсирә Солтанова тырышлыгы белән ул телевидениедә «Мияубәк һәм Чичиетта» дигән тапшыруга әйләнде.

Уңыш ул тырышлыкмы, әллә язмышның сиңа хәерхаһлы булуымы?

– Барысы бергәдер. Һәрбер эштә 70–80% тырышлык кирәк дип уйлыйм. Калганы – сәләт.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү