Рөстәм Миңнеханов: «Төп бурыч – дәүләт оборона заказын вакытында һәм тулы күләмдә үтәү»

Хәзерге вазгыятьтә төп бурыч – дәүләт оборона заказын вакытында һәм тулы күләмдә үтәү. Бу хакта Юллама вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

– Ил хөкүмәтенең аерым игътибары астында республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре тора, алар бүген көчәйтелгән режимда эшли, – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. – Һичшиксез, төп бурыч – дәүләт оборона заказын вакытында һәм тулы күләмдә үтәү. Шулай ук хәрби тәҗрибәне исәпкә алып, җитештерелгән продукцияне камилләштерергә дә кирәк. Безнең предприятиеләрнең хезмәт коллективларына илнең икътисады һәм оборона сәләте үсешенә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерәсем килә!

Рәис искәрткәнчә, хәзерге шартларда иң мөһим мәсьәлә – предприятиеләрнең террорчылыкка каршы торуын тәэмин итү. «Җитәкчеләр шәхси җаваплылык тота. Хөкүмәттән федераль үзәк белән берлектә предприятиеләрнең террорчылыкка каршы иминлеге буенча аерым дәүләт программасын формалаштыру мәсьәләсен эшләвен сорыйм», – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү