Ләйлә Лерон: «Кар яуса, таксига утырырлык түгел…»

Йөгәнең булмаса, ат алма. Халык әйткән әйтүен, тик хәзер «ат»сыз кешеләр бик аз калды шул инде. Шул «тимер ат»ларны тоту күпмегә төшә соң? Үз аякларыңда гына йөрү кулайрак түгелме бүгенге көндә? Бу юлы «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары белән әнә шул турыда сөйләштек.

– Гаиләбездә машина юк – җәмәгать транспортында йөрибез. Үзем бик тә метрода йөрергә яратам. Таксида да күп йөрелә, әлбәттә. Кыш көне генә шулай микән, белмим, тик аларга да бәя күпкә артты. Кар яуса, таксига утырырлык түгел. Андый чакларда барасы җиргә ике-өч автобус алыштырып йөрелә. Җәмәгать транспортына да бәя артты, дип зарланалар. Карта белән түләсәң, билет бәясе элеккечә кала бит. Моны халыкны карта белән кулланырга өйрәтү өчен эшләгәннәрдер дип уйлыйм. Акча кондуктор белән пассажир арасында калмасын өчен. Кайчакта, билет бирми генә, кесәләренә дә салалар бит. Зарлар күп инде ул, кайбер илләрдә, гомумән, җәмәгать транспортында йөрү бушка. Тик безнең икътисад моңа әзер түгел әле.


Фикер өстәү