Сагыз турындагы «миф»ларга ачыклык: тешне чистартмый, ашыйсы килгәнне басмый

Сагыз чәйнәргә яратмаган кеше сирәктер ул. Аны бер зарарсыз, хәтта файдалы әйбергә саныйбыз. Чынлыкта сагызның без белеп бетермәгән яклары да шактый икән. Сагыз турында иң еш ишетергә туры килгән ялгыш фикерләргә ачыклык кертәбез.

1. «Сагыз ашыйсы килүне баса». Сагыз аппетитны киметми. Авызга сагыз килеп керүгә, селәгәй бүленеп чыга. Ашказаны ризык эшкәртергә әзерләнә башлый. Организмга ризык кермәгәч, ашказаны бушка эшләп утыра булып чыга. Бу исә аның лайлалы тышчасына зыян салырга мөмкин. Гастрит, панкреатит, язва кебек хроник ашказаны-эчәк авырулары баш калкыткан чорда сагызны бөтенләй чәйнәргә ярамый.

2. «Сагыз тешләрне чистарта». Күпләр сагызны ашаганнан соң теш чистарту, авызга хуш ис кертү максатында куллана. Әмма ул теш щеткасы белән пастасын һич кенә дә алмаштыра алмый.

 

3. «Шикәрсез сагыз файдалырак». Мондый сагызларның составында, гадәттә, сорбит, ксилит, мальтит, аспартам кебек шикәр алыштыргыч матдәләр була. Сорбит белән ксилит – табигый балландыргычлар. Сорбит виноград, алма һәм миләштән алына. Ксилит исә кукуруз кабыгы белән бөртеклеләр кабыгында бар. Ясалма балландыргычлар рәтенә кергән аспартам исә нерв системасын зарарларга мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Ксилит күләме нормадан артып китсә, эчне йомшарта. Сүз уңаеннан, ксилит белән сорбит калория ягыннан гадәти шикәр белән бертигез. Шуңа күрә мондый төр сагыз чәйнәү кешенең тән авырлыгына да, кандагы шикәр күләменә дә гадәти шикәр кебек тәэсир итәчәк.

4. «Балалар сагызы зарарсыз». Балалар сагызының составы зурларныкыннан бөтенләй аерылмый диярлек. Анда да шул ук матдәләр бар. Тәме генә аерыла. Аллергия, гастриттан интеккән балаларга сагыз чәйнәргә киңәш ителми.


Фикер өстәү