Түбән Камаданда яшәүче коймак кулланып төрле ризыклар әзерләргә ярата

Май чабу бәйрәме бара. Түбән Каманың күп кенә предприятие-оешмаларда да билгеләп үтәргә мөмкинлек табалар. Бу – гадәти коймак белән сыйлану чарасы түгел, үзенә күрә бер осталык бәйгесе дә. Ә жюри – хезмәттәшләре. Аеруча ир-атларның күңеленә хуш килә бу бәйрәм.
Татьяна Пискунова шиннар җитештерелә торган предприятиеләренең берсендә эшли. Май чабу бәйрәмендә беренче тапкыр гына катнашмый һәм һәр елны бәйгегә тәкъдим ителгән ризыгын төрлеләндерә. Быел юка коймак җәймәләреннән торт ясаган ул. Табынга куелган башка коймак ризыклары арасыннан аерылып, үзенә җәлеп итә торган тортны пешерү серен ачарга теләмәде. Бары тик: “Коймаклар арасына – крем, ә өстен үзем уйлап тапкан бисквит белән сыладым. Фантазияне эшкә җигәргә генә кирәк – кибеттә ингредиентларның җаның теләгәнен табарга була”, — ди Татьяна.


Ул ялларда коймак пешерми калмый икән. “Ә менә коймак тортын пешерү мәшәкатьле, бәйрәм табынына гына куела торган чәй рызыгы ул”, – ди. Балалары “коймак капчыгын”, эчлек төрелгән коймакка заказ бирә икән.


Фикер өстәү