Россиянең 22 төбәгендә коронавируска карата иммунитетны тикшерәчәкләр

Июнь аенда Россиянең 22 төбәгендә коронавируска карата иммунитетны тикшерүнең беренче этабы үткәреләчәк, дип хәбәр ителә “Роспотребнадзор”ның матбугат хезмәтеннән. “Беренче этапта – 2020 елның июнендә Россиянең барлык субъектларында “Роспотребнадзор”ның җирле органнары, фәнни-тикшеренү оешмалары, шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендәге башкарма хакимият органнары катнашында тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла”, – диелгән хәбәрдә.

Тикшеренү алты яшь төркемендә: 18−29 яшь, 30−39 яшь, 40−49 яшь, 50−59 яшь, 60−69 яшь, 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк төркемнәрдә очраклы сайлап алу юлы белән үткәреләчәк. “Роспотребнадзор”да билгеләп үтүләренчә, күпләрдә иммунитет барлыкка килгән очракта коронавирус таралу куркынычы бермә-бер кимергә тиеш.
Моңа кадәр Кытай һәм Америка галимнәре, савыкканнан соң, кеше организмында COVID-19га антитәнчекләрнең юкка чыгуын белдергән.
“Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова инде апрель аенда ук әйткәнчә, халыкның 60 процентында коронавируска иммунитет барлыкка килгәндә, чир таралудан туктарга мөмкин.


Фикер өстәү