Казан вертолет заводында яңа җыю цехы һәм һөнәри белем бирү үзәге төзелә

Казан вертолет заводында яңа җыю цехы һәм һөнәри белем бирү үзәге төзелеше башланды. Шул уңайдан узган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Дмитрий Леликов, Ростех дәүләт корпорациясе авиация комплексының индустриаль директоры Анатолий Сердюков, «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский, «Технодинамика» холдингы башлыгы Игорь Насенков, Казан вертолетлар заводы идарәче директоры Алексей Белых катнашты.

Яңа цех заманча җайланмалар паркы белән җиһазландырылачак һәм машиналарны өзлексез җыюны оештыру хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. «Ростех дәүләт корпорациясенә һәм «Россия вертолетлары» холдингына әлеге проектны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт. Казан вертолет заводы соңгы елларда җитештерүне нык яңартты. Яңа цехны төзү предприятие үсешенең чираттагы этабы булачак. Ә иң мөһиме – биредә һөнәри белем бирү үзәге булдырылачак. Бүген сәнәгать белгечлекләрен әзерләү системасы тамырдан үзгәрә. Татарстан Worldskills хәрәкәтендә актив катнаша, ресурс үзәкләрен үстерә. Әмма эш бирүче катнашыннан башка бу мәсьәләне хәл итү мөмкин түгел. Әлеге үзәк яңа белгечләр әзерләүдән тыш, эшчеләрнең осталыгын камилләштерү мәйданчыгы да булачак. Республика җитәкчелеге бу проектка һәрьяклап ярдәм итәчәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

650 укучыга исәпләнгән һөнәри белем бирү үзәге иң заманча стандартлар буенча авиатөзелеш тармагы өчен белгечләр әзерләячәк. Уку процессы практика белән аралаштырып алып барылачак.
«Бүген машина төзелешенең, бигрәк тә авиация җитештерүендә, яңара барганын аңлыйбыз. Барлык процессларны автоматлаштыру арта. Әлбәттә, бу бөтенләй яңа алым һәм җитештерү һәм инженер персоналының югары квалификациясен таләп итә. Мондый уку үзәгенең барлыкка килүе – заман таләбе», – диде Дмитрий Леликов.

Ике корпусны да 2024 елның язына кулланылышка тапшырырга ниятлиләр.


Фикер өстәү