Ульяновск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе: Саныбызны арттыра алсак, безнең белән санлашырлар иде

Рәмис Сафин, Ульяновск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе:

– Хәзер мин сөйлисе хәлләр кызык та, кызганыч та тоелыр. Безнең гаиләне ике мәртәбә санадылар. Башта эштә, соңыннан өйгә килеп. Үземне, тормыш иптәшем һәм ике балабызны икесендә дә «татар» дип яздырттым. Әле балаларыбызны Казанда өченче мәртәбә санаганнар. Шулай итеп, дүрт татардан ун татар ясадылар. Бу инде системаның җайга салынмавын күрсәтә.

Без  җанисәпкә шактый алдан әзерләнә башладык, ел буе аңлату эшләре алып бардык. Бездә яшәүче милләттәшләребез, мишәр булуыбызны Казанга килгәч кенә беләбез, дип сөйләшә. Алар татар булулары белән чын күңелдән горурланып яши.

2019 ел ахырында без җирле мөфтият белән килешү төзедек. Аның нигезендә, муллалар, авыл имамнары үзебезнең татар милләтеннән булуыбыз турында вәгазьләрендә дә әйтеп киттеләр. Һәм, миңа калса, бу бик дөрес фикер булды. Шуннан соң халыкның җанисәпкә карата игътибары һәм кызыксынуы артты.

Без – татарлар тарихыбыз белән горурланып яши ала торган халык. Без беркайчан да сугыш башламадык, бары үзебезне сакладык. Дөнья аренасында йөзебез кызарырлык түгел. Ни өчен әле шундый милләтнең бер вәкиле, горурланып, үзен «татар» дип язмаска тиеш? Безнең бөек тарихыбыз, бөек шәхесләребез турында аз сөйләнә кебек. Ә бит безнең халык моны белергә тиеш! Бигрәк тә чит төбәкләрдә яшәүчеләр. Безгә болай да бу дәүләттә яшәү бик җиңел түгел. Бәлки, берләшеп, бу халык санын алуда актив катнашып, саныбызны арттыра алсак, безнең белән санлашырлар иде.


Фикер өстәү