«60 яшьтән соң яңа нейроннар барлыкка килми»
Чынлыкта: Гиппокамп, ягъни кыска вакытлы хәтер үзәгендә нейроннар гомер буе барлыкка килә. Аеруча хәрәкәт вакытында. Хәтта урамда йөреп кайту да яңа нерв күзәнәкләре барлыкка килүгә китерә.
«Хәрәкәт вакытында баш мие армый, мускуллар гына арый»
Чынлыкта: Баш мие беренче булып арый. Аеруча катлаулы күнегүләр вакытында. Шуңа да кеше кайвакыт күнегүләрне дөрес эшләми, координациясен югалта, калтырый башлый.
«Баш миенә файдасы булсын өчен, спорт белән җиде кат тир чыкканчы шөгыльләнергә кирәк»
Чынлыкта: Күнегүләрнең интенсивлыгы йөрәк-кан системасы өчен мөһим. Ә инде баш мие өчен артык көч таләп итми торган, һәрвакыт яңарып тора торган күнегүләр кирәк. Әйтик, йөгерергә чыкканчы биергә өйрәнү хәерлерәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез