Газетага язылу

Россиядә яңа автомобильләр сату августта 6,5 процентка кимегән

Россиядә яңа җиңел автомобильләрне сату 2026 елның августында 114,3 мең машина тәшкил иткән, бу узган елның шул ук аена караганда 6,5 процентка кимрәк. Бу хакта «Автостат» агентлыгы хәбәр итә, дип хәбәр итә ТАССка сылтама белән «Татар-информ»

Августта автомобиль маркалары арасында лидер Lada булды, аның сатулары 27 мең машина тәшкил итте. Икенче урында 14,5 мең автомобиль нәтиҗәсе белән Haval урнашкан, өченчедә – 12,2 мең белән Tenet.

Иң күп сатыла торган маркалар бишлегенә шулай ук Geely һәм Changan кергән. Августта 6,6 мең Geely автомобиле һәм 6 мең Changan машинасы сатылган.

Айның иң сатыла торган моделе Lada Granta булды – аның нәтиҗәсе 10,7 мең автомобиль тәшкил итте. Икенче урынны 6,3 мең сатылган машина белән Haval Jolion алды, өченче урында – 6,1 мең белән Tenet T7.

Топ-5 модельгә шулай ук 5,4 мең автомобиль сатылган Lada Vesta һәм 4,6 мең машина нәтиҗәсе белән Tenet T4L кергән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре