Хатын-кызларның күбесе ирләренең хезмәт хакыннан канәгать түгел

Сораштыруда катнашкан хатын-кызларның яртысы чамасы ирләренең хезмәт хакыннан канәгать булмавын  ачыкланган. Шул ук вакытта ир-атларның өчтән бер өлеше генә хатыннарының кеременә риза түгел. “Работа.ру” сервисы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре шундый.

Респондентларның 63%ы үзара мөнәсәбәтләрнең көйле булуы өчен сөеклесенең кереме күләменең мөһимлеген күрсәткән. Шул ук вакытта әлеге күрсәткеч җенескә бәйле рәвештә нык кына аерыла. Әйтик, сораштыруда катнашкан хатын-кызларның 76 проценты ирләренең кереме күләменең мөһим булуын искәрткән. Ирләр арасында мондыйларның өлеше 49% кына булып чыккан.

Сораштыруда катнашучылар фикеренчә, әйбәт яшәү өчен ир-атның хезмәт хакы уртача 124 мең сум булырга тиеш. Ир-атлар исә сөеклеләренең уртача 91,2 мең сум акча эшләвен тели.


Фикер өстәү