Татарстанда яшь укытучыларның хезмәт хакына өстәмәне арттырганнар

Татарстанда яшь педагогларга айлык өстәмә исәпләү тәртибе үзгәртелгән. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган. Аның нигезендә, өстәмәгә хокуклы укытучыларның яше үзгәртелгән. Аны 30дан 35 яшькә кадәр күтәргәннәр.

Моннан тыш өстәмә күләме 1111 сумнан 2510 сумга кадәр җиткерелгән. Карар киләсе елның гыйнварыннан үз көченә керә. Педагогик хезмәткәрләргә өстәмә, эшкә урнашу көненнән, вазыйфада өзлексез эшләүнең беренче өч елында билгеләнә. Оешма боерыгы нигезендә түләүне билгеләү, туктату яки озайту турында карар раслана.


Фикер өстәү