Мобилизацияләнүчеләр Казан полигоныннан Чаллыга никахлашырга кайткан

Тантаналар сараенда дүрт пар никахлашкан.

Чаллының Тантаналар сараенда мобилизацияләнүче ир-егетләрнең сөеклеләре белән никахларын теркәү дәвам итә, дип яза “Челнинские известия”.

Шушы көннәрдә генә дүрт пар гашыйк өйләнешкән. Өлешчә мобилизациягә эләккән егетләр, кәләшләре белән язылышу, алтын йөзек бүләк итү өчен, Казаннан Чаллыга махсус кайткан. Кияүләр хәрби киемнән булган.

“Мәхәббәт өчен тормышта бернинди дә киртә була алмый, – дигән аларга ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова. – Мәхәббәт өчен теләк кенә кирәк”.

Сүз уңаеннан, 21 сентябрьдән – өлешчә мобилизация башланганнан бирле Чаллыда 118 пар никахлашкан. Мондыйларның никахы кыска вакыт эчендә, чиратсыз теркәлә.


Фикер өстәү