Россия Оборона министрлыгы: “Польшага Украина хәрби көчләренең С-300 кыйпылчыклары төшкән”

Белгечләр Польшадагы шартлау урынында төшерелгән фотолардан ракета кыйпылчыкларының Украина хәрби көчләре С-300 системасы кыйпылчыклары булып торуын таныган. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр итә.

“Украинадагы төрле чыганакларның һәм чит илләрнең рәсми затларының Пшеводув торак пунктында, янәсе, Россия ракеталары төшү турында белдерүләре, килеп туган хәлне тагын да киеренкеләндерү максатыннан, провокация генә булып тора”, – дип билгеләп үтелгән ведомствода.
Анда шулай ук, югары дәрәҗәдә төгәл ракета һөҗүме Украина территориясендәге объектларга, Польша чигеннән ким дигәндә 35 чакрым ераклыкта, ясалды, дип билгеләп үтелгән. Моннан тыш, министрлыкта басым ясап әйтелгәнчә, кичә Украина башкаласына ракеталар җибәрелмәгән.
“Киевнең торак кварталларындагы җимереклеләр – Украина һава һөҗүменнән саклану комплексларының эш нәтиҗәсе генә, – ди белдерелгән Оборона министрлыгында.
Исегезгә төшерәбез: кичә кичен Польшаның массакүләм мәгълүмат чаралары Украина чигендә – Люблин воеводалыгында ике ракетаның төшүе, шул сәбәпле ике кешенең һәлак булуы турында хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү