Россия кораллы көчләре шимбә, 14 гыйнварда, Украинаның хәрби идарәсе системасына һәм аның белән бәйле энергетика объектларына ракета һөҗүме ясады, дип хәбәр итте РФ Оборона министрлыгының рәсми вәкиле генерал-лейтенант Игорь Конашенков.
«2023 елның 14 гыйнварында Украинаның хәрби идарәсе системасына һәм аның белән бәйле энергетика объектларына ракета һөҗүме ясалды. Һөҗүмнең максаты ирешелде», — дип белдерде Конашенков көндәлек брифинг барышында.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat