КФУ студентлары мобилизациягә эләккән ир-егетләр өчен экипировка тегә башлаган

КФУның Дизайн һәм пространство сәнгате институты студентлары мобилизациягә эләккән ир-егетләр өчен экипировка тегә башлаган. Бу хакта университетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Фәнни консультантыбыз Евгений Жемков – махсус хәрби операциядә катнашкан кеше. Ул безгә мобилизациягә эләккәннәр өчен эшләнмәләрнең сызымнары белән ярдәм итә», – дигән институтның дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы мөдире Венера Юмагулова. Студентларның максаты – хәрбиләр өчен уңайлы булган, аларны саклый алырдай эшләнмәләр әзерләү. Әйтик, алар терсәк өлешенә юеш кертми торган чыдам күлмәкләр, муенны каплый торган махсус балаклавалар, берничә кесәле жилетлар тегәчәк. Кием-салым һәм экипировка әзерләү өчен кирәкле бөтен әйберне иганәчеләр акчасына сатып алачаклар. Үрнәкләрне кыр шартларында «Тимер», «Алга» һәм «Барс» батальоннары егетләре сынап карар дип көтелә.

Сүз уңаеннан, Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков илдә өлешчә мобилизация тәмамлану турында сөйләшергә иртәрәк булуын әйтте. «Кайбер төбәкләр әлеге процессны инде төгәлләсә дә, кайберләрендә мобилизация әле дә дәвам итә», – дигән ул. Владимир Путин бер атна элек мобилизациянең октябрь азагына тәмамлану ихтималы булуын әйткән иде. Песков исә шуннан да төгәл датаның булмавын ассызыклады.


Фикер өстәү