Бурыч белән китмиләр. Мобилизацияләнүчеләргә тагын нинди өстенлекләр каралган?

Мобилизациягә эләккән егетләргә матди ярдәмнән тыш, ташламалар да вәгъдә итәләр. Алар һәм гаиләләре кредит каникулыннан файдалана ала, транспорт салымыннан азат ителә. Ватан алдында бурычын үтәүчеләргә тагын нинди өстенлекләр каралган? Хөкүмәт йортында узган брифингта алар турында тәфсилләбрәк сөйләделәр.

Мобилизациягә эләккән кешеләр иң элек кредит түләүдән вакытлыча азат ителә. Закон нигезендә алар кредит каникулы алырга хокуклы. Бу мөмкинлектән махсус операциягә үз теләге белән киткән кешеләр дә, анда контракт буенча хезмәт итүчеләр дә файдалана ала.

Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, кредит каникулы Ватан алдында бурычын үтәргә киткән ир-аттан тыш, аның гаиләсе – ата-анасы, тормыш иптәше һәм балаларына да бирелә. Кредит суммасы һәм аның әҗәтнең ничә банктан алынган булуы мөһим түгел. Әлеге канун 7 октябрьдә үз көченә керде. Шул вакыттан бирле республиканың кредит оешмалары 620 миллион сумнан артык суммадагы кредит буенча түләүләрне кичектереп торырга рөхсәт иткән.

– Кредит каникулыннан банкка әҗәткә акча алган кешеләр генә түгел, кулланучы, авыл хуҗалыгы кооперативларына бурычы булган, ломбардка мөрәҗәгать иткән кешеләр дә файдалана ала. Бу мөмкинлек физик затларга гына түгел, мобилизация яки контракт нигезендә хәрби хезмәткә киткән шәхси эшмәкәрләргә дә бирелә, – диде министр.

Кредит каникулын алу өчен гаризаны киләсе елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Аны оешманың үзенә барып та, онлайн рәвештә тә дә язарга мөмкин.

– Кредит каникулын фәлән төрдәге бурычы булган кеше генә алырга мөмкин дигән чикләү юк. Ул ипотека, кулланучы кредиты булган, мобилизациягә кадәр кредит карталарыннан файдаланган кешеләргә дә бирелә, – дип ачыклык кертте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Тагын шунысы да бар: кредит буенча түләүләрне вакытлыча кичектереп тору мобилизациягә эләгүчеләр һәм якыннарының кредит тарихына һич кенә дә йогынты ясамаячак. Димәк, киләчәктә яңа төр кредит рәсмиләштерә калсалар, кыенлыклар килеп чыгачак дип куркасы да юк. Закон нигезендә, кредит каникулы дәвам иткән чорда заемчыга килешү шартларын үтәмәгән өчен штраф салырга, пеня өстәргә дә ярамый.

– Физик затларга бирелгән кредит каникулы – мобилизация тәмамлангач, тагын 30 көн, юридик затларныкы – мобилизация тәмамлангач, тагын 90 көн гамәлдә булачак. Бу вакыт чыгуга, кредит каникулы алган затка кредит оешмасына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Аннары кредит түләүнең яңа графигын төзеячәкләр, – ди «Ак Барс» банк идарәсе рәисе урынбасары Радик Сәләхетдинов.

Мобилизациягә эләгүчеләргә салым түләү буенча да өстенлекләр каралган. Закон нигезендә алар узган ел өчен транспорт салымы түләүдән азат ителә. Әмма техника саны бердән артмаска тиеш. Калганнары өчен түләргә туры киләчәк.  Транспорт салымыннан котылу өчен дә гариза язасы түгел. Барысын да оешмалар арасындагы мәгълүмат алмашу юлы белән хәл итәчәкләр.

– Хәзер узган ел өчен милек салымы түләр чак та җитте. Мобилизациягә эләккән кешеләргә моңарчы килгән түләү хатлары үз көченнән чыгарыла. Аларны түлисе түгел. Салымны түләү вакыты кичектерелгән яңа хатлар соңрак җибәреләчәк, – диде Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.

Мобилизациягә эләккән эшмәкәрләрдән дә декларация тапшыру, салым түләү таләп ителмәячәк. «Мобилизациягә эләккән эшмәкәрләрне салым органнары да тикшереп интектермәячәк, аларның счетларына «блок» та куелмаячак», – дип ышандырды идарә башлыгы. Ватанны сакларга киткән эшмәкәрләр хәрби бурычын үтәгән чорда федераль милекне арендалаган өчен түләүдән дә азат ителәчәк. «Җирле хакимиятләргә муниципаль милек өчен аренда түләүләрен дә кичектереп тору мөмкинлеге бирүләрен сорап мөрәҗәгать иттек», – ди Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Артур Галиев.

Эшмәкәрләрнең мобилизациягә кадәр откан грантларының гамәлдә булу вакытын да туктатып торачаклар. «Грантның күләме үзгәрмәячәк. Аны куллану вакыты исә озайтылачак. Теләге булса, мобилизациягә эләккән эшмәкәр аннан штраф түләмичә генә баш тарта да ала», – дип ачыклык кертте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Сорау җавап

  1. Өлешчә мобилизациягә эләккән кешеләргә түләнәсе 195 мең сумлык пособиедән салым тотыламы?

– Юк, бу акчадан салым тотылмаячак.

  1. Банк мобилизациягә эләккән кешегә кредит каникулы бирүдән баш тарта аламы?

– Банк Оборона министрлыгы әлеге затның мобилизациядә катнашуын рәсми рәвештә расламаган очракта гына кешегә кредит каникулы бирүдән баш тарта ала.

  1. Мобилизациягә эләккән кешеләргә җир һәм милек салымы түләгәндә дә ташламалар ясалачакмы?

– Закон нигезендә бу мәсьәләне муниципаль хакимият органнары хәл итәргә тиеш. Әлегә бу яңалык Чаллы шәһәрендә генә гамәлгә керергә охшап тора.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү